Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 50

СКАЧАТЬ кагалар, грек халкын чиркәүгә чакыралар иде. Төптәңренең аяк буыннары бушап китте, бертынга ул аңына килә алмый торды. Әйе, китте Фанәгүр болгар кулыннан, үзенә үзе кабер казыды Кубрат хан.

      Төптәңре чиркәү янына ашыкты. Аннан кисәк туктап калды. Кайда илханнар, ни кылып яталар? Нигә ут салмаганнар, нигә чиркәүне җир белән тигезләмәгәннәр?! Янә кузгалды, чиркәү тирәсендәге хәлләрне үз күзе белән күрәсе килә иде. Барысы да: болгары, грегы, яһүде, әрмәненә кадәр чиркәүгә ашыга, төптәңрегә күз ташлаучы да юк. Башка вакытта…

      Башка вакытта ничек була торган иде соң әле? Әйе, грегы, яһүде… болгарларны әйтеп тә торасы юк, төптәңрене күрүгә, бил бөгәрләр, хөрмәтләп сәлам бирерләр иде, бүген исә әллә халыкның күзе тонган… Тыярга, туктатырга, туктатырга!

      Ничек кенә ашыкмасын, төптәңрене узып китүчеләр дә булды, берәү хәтта: «Юл, юл бирегез!» – дип кычкырды. Фанәгүрдә грекларның шулай күп булуын төптәңре күз алдына да китермәгән иде. Диңгез бугазы аша Боспор дәүләтеннән күчеп килделәрме әллә?..

      Менә чиркәү мәйданы. Үзенә күрә бер моң чыгарып, туктап-туктап чаң кактылар, греклар чукына-чукына чиркәүгә тулалар, ә чиркәүне җимерергә тиешле бер генә алып та күренми. Кайда Батбай, кайда Аспарух илханнар? Җитмәсә, тамаша кылыргамы, чиркәү ишеге янына болгарлар җыелган, барысы да, авызларын ачып, ишек төбендә вәгазь укучы патрикий Симеонга карап торалар. Дин әһеленең тавышы төптәңрегә ишетелә иде:

      – Халаек, Фанәгүргә чиркәү салынды, бүген якшәмбе көн, Изге Христоска иман китергән кешеләргә чиркәү ишекләре ачык. Алла колы Симеоннан фатиха алырга теләгән һәр кеше, нинди генә телдә сөйләмәсен, чиркәүгә керә ала. Мәрьям ана алдына тезләнеп, менә болай чукынды исә, муенына менә бу тәрене такты исә, үз гомеренә Изге Христос аның турында кайгыртачак, киңәшчесе, ярдәмчесе, афәтләрдән саклаучысы булачак. Изге Христостан иман алган изге кешенең җаны үлгәч тә җәннәттә булыр…

      Күр әле, ничек халыкны котырта кара чикмән кигән албасты! Тәңрем, кыл бер-бер нәрсә: җирдән уптыр, уттан ялмат үзен, диварларын җимерт, түшәмен иш, зилзилә куптар. Тәңрем!..

      Төптәңре чиркәүгә якын килергә кыймады, танулары бар иде. Әнә караштыргалап та куялар түгелме? Аны монда болгарлар күрсә, Тәңредән ваз кичәрләр, һәрберсе патрикий Симеон кулыннан муенына кош тәпие тагып чыгар…

      Төптәңренең йөрәге кысылып-кысылып куйды, тамак төбендә әче төер утырды. Нигә, нигә Батбай илхан белән Аспарух сүзләрендә тормадылар икән?! Ә бит, ут салабыз, көфер оясын җир белән тигезлибез, дип калганнар иде.

      Төптәңре туп-туры сарайга юнәлде. Кабул итәрме хан? Итәр, итми хәле юк. Ул аңа барысын да сөйләп бирер, ханны үгетләр һәм шуның белән күкрәгендә көйрәгән утны басар. Юкса бүген төптәңре Ирсан яшен суккан агачтай дөрләп янып бетәчәк.

      Төптәңренең йөзендә борчу күреп, каравыл алыплар сөңгеләрен читкә алдылар. Төптәңредә ят бер хис уянды, ул гүя хан янына да керми, ә базилевсның үзенә кереп бара.

      Кубрат хан тәхетендә СКАЧАТЬ