Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
Бертуган илханнар янәшәдән утырдылар да орыш уеннары турында сөйләшә башладылар, гүя алар янында төптәңре бөтенләй юк та иде.
– Угланнар, атагыз Кубрат хан картайды, – дип сузыбрак башлады төптәңре. – Әйе, олуг хан картайды. Бүген төнлә минем төшемә керде. Тәңре төшкән икән. Тәңре миңа: «Олуг ханны үзем белән алам, Бөек Болгар тәхетенә олуг хан сайла, төптәңре Ирсан», – диде. «Кайсысын?» – дип сорадым… Аңлашмый калдым, кисәк кенә юкка чыкты. Колагыма чалынганы шул булды: «Чиркәүне җимергәне», – диде. Иртәгә чиркәүнең ишекләре ачылачак, илханнар! – Төптәңре илханнарга сиздерми генә күз төшереп алды, дикъкать белән тыңлыйлар иде. – Кайсыгыз кыла бу изге эшне, шул утырыр олуг хан тәхетенә.
Илханнар күзгә-күз карашып алдылар, икесе дә күзләрен идәнгә төшерделәр. Аталары Кубрат ханның ачуы яман, ни сөйли бу төптәңре? Кеше ишетсә?.. Атасы янында шымчы өстенә шымчы… Әллә соң төптәңре дә… Бу хәлне ишетсә, аталары кичермәс, икесен дә, ике ат койрыгына тагып, далага чыгарып җибәрер. Илханнарга уйланырлык иде, төптәңре аларны ашыктырмады. Ул белә иде: һәр ир-егетнең күңелендә йөгәнле ат булыр.
Бу мәлдә илханнарның миләрен көйдергән нәрсә «Нигә аларны гына сыный?» дигән сорау иде. Кодрак илхан кайда?.. Чит илдә. Булсын да ди. Балкыр илхан Фанәгүрдә ич, нигә аны да чакыртмаган төптәңре?..
Төптәңре көтте. Шул арада ул бер фикергә килде. Олуг хан тәхетенә Батбайны утыртырга. Күрде бит, сизде бит, Аспарух илхан бөтенләй югалып калды. «Батбай илхан!» СКАЧАТЬ