Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
– Яңа күршеләр, – диде, үртәлеп, хан. – Яңа күрше искедән яманрак булса?.. Дәшмисең. Юк инде, төптәңре, Кубрат исән чакта яу чабу булмастыр.
Шулай диде дә Кубрат хан янә алдындагы җәйпәкне укырга кереште. Ул аны авыз эченнән генә укыды, төптәңре Ирсан да бабалардан калган җәйпәкне укый, аннан илаһи көч ала. Төптәңре рәсемгә якынрак килде. Никадәр хиссият, никадәр садәлек, никадәр чынлык иде рәсемдә. Ханша Аппакны чынлап та Изге Мәрьям ана иткән бу патрикий Симеон.
– Йә-йә, төптәңре, – диде Кубрат хан.
– Базилевс йоласы Болгарга килсә, ата – улны, ана кызны белмәс, олуг хан. Болгар тәүге гайрәтен җуяр, ыру-кардәшләр арасында ызгыш китәр. Болгарның көч-гайрәте Тәңредә, олуг хан.
– Ул килде инде, төптәңре, яңа йола. Килеп ята. Аппакка тимә. Табыналар икән Аппак рәсеменә греклар, табына бирсеннәр. Борчылма, төптәңре, Болгар үз динендә калыр. Мәгәр мин башка йолаларны да тыймаска булдым. Орышсыннар үзара йолалар. Кайсы өстен чыгар, шул йоланы алыр болгар. Без әнә иртән торабыз да Тәңредән изге көн телибез, кеше үлсә, ярты байлыгын җир астына күмәбез, ә философ әйтә, бу – кыргыйлык, ди. Байлыкны җир астына күммәскә, хан казнасына җыярга кирәк, ди. Аннары, нинди генә йолага табынмасын кеше, күңеле пакь булса, ул һәрвакыт саф күңелле булып калыр; инде кешенең күңелендә әшәкелек өстенлек итә икән, нинди генә йолага табынса да, ул һәрчак явызлык кылыр. Ник дәшмәс булдың, төптәңре?.. Дошманнарым мин бик яхшы күрәм, менә йолама табынган кешеләрем арасындагы дошманнар белән ни кылырга? Киңәшең әйт. Көнбатыш-көнчыгышта әнә сарациннар көчәеп килә, гарәпләр. Ни куәт бирә аларга?.. Ислам дигән яңа дин, яңа йола, ди философ. Мин бер йолага да каршы түгел, төптәңре. Җиткерделәр миңа, Батбай илхан белән Аспарухны аталарына каршы котыртып йөрисең икән… Хакмы? Дәшмисең! Кисәтәм, төптәңре, илханнар син котырткан җәбергә керешсәләр, мин синең дә, аларның да башларын кистерәчәкмен.
Олуг ханнан бу сүзне ишетүгә, Ирсанның аркасы кымырҗып, эсселе-суыклы булып китте. Ул кисәк ышанды: әгәр дә мәгәр кылган эше ачылса, хан, ике дә уйламый, угланнарының да, аның да башын кистерәчәк. Алай да хан алдында тез чүгәргә төптәңреме ул!
– Олуг хан, танмыйм, мин аларны чиркәү җимерергә котырттым, мәгәр илханнар куркак булып чыктылар, һични кылмадылар. Симеон миңа аңлаешлы, ә менә син якын иткән философ нинди динне яклый, олуг хан?
– Хакыйкатьне яклаган динне, төптәңре, хакыйкатьне! Без базилевска тире, бал, балавыз, балык җилеме сатабыз, әул безгә корал бирә, кием-салым китерә. Бөек Болгар күзгә күренеп байый, аның даны ерак Римга, ерак Табгачларга җитте, Дәмәшкъ сәүдәгәрләренең Болгардан киткәннәре юк, Кодрак илхан шул тарафтан өченче тапкыр корал алып кайта инде. Кисәтәм, төптәңре, моннан ары илханнарны СКАЧАТЬ