Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
– Олуг хан, атам, йөкләгән ышанычың аклармын. Итил-Чулман буендагы халыклар белән сәүдә эшләрен җайга салырмын. Болгарның Өске Кирмәнен кайтарып алу өчен гомеремне дә кызганмам.
– Сувар кавхан, орыш атларының башы, баһадирга иң яхшы атларны бир, – диде хан, – орышларда даннары арткан алыпларым бир. – Хан карашы белән алостаз Дәянны эзләп тапты: – Алостаз Дәян, сине Илбарыс баһадир белән җибәрәм. Мин әйттем!
Алостаз Дәян, озын, чандыр гәүдәсен урталай бөкләп, ханга ризалыгын белдерде.
– Инде ашагыз, эчегез, – диде хан. – Табыната, кыста кунакларны, китер кымыз, китер әче бал.
Ашап-эчкәч, табындагылар шаулаша башладылар. Кубрат хан ханша Аппак белән киңәшеп утырды. Шуннан хан кинәт күтәрелде дә:
– Халаек, кунаклар килү хөрмәтенә, илхан Кодрак белән Илбарыс баһадир юлга чыгу хөрмәтенә иртәгә диңгез буенда Кызкуыш туе уздырырга булдым. Сөрәнчеләр, халыкка бүген үк оран салыгыз. Мин әйттем.
Көтелмәгән бу хәбәрне күтәреп алдылар, өйләнмәгән баһадирларның түбәләре күккә тиде, баш киемнәре чөелде, ул да түгел, сөрән салучылар, иртәгә Кызкуыш туе, орыш уеннары була, дип оран сала-сала, калага чыгып киттеләр. Барысы да белә иде: бу төндә, бу төндә генә түгел, бу ике төндә бер генә кыз да керфеген йоммаячак, сөйгәнен-сайлаганын уйлап чыгачак, Тәңредән сөйгәненең куып җитүен теләячәк.
Кодрак илхан да, Илбарыс баһадир да юлга Кызкуыш туеннан соң гына чыгып китәргә өстәмә боерык алдылар. Шул боерыкны алганнан соң, Илбарыс баһадир урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша баһадирның бу карашын тагын ошатып бетермәде. Мәҗлес тәмамланып бетәр-бетмәс, Чәчкәне ияртеп чыгып китте.
Аш бүлмәсендә Кубрат хан һәм яучылар гына калды.
Башта төптәңре Ирсан Илбарыс баһадирны эзләп табарга булды. Ул да кимсетелгән кеше, бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә китә, төптәңре аңа да күңеленә килгән шиген сөйләргә тиеш. Ятим бала аны ярата, хөрмәт итә, аңа ышана. Ятим угланны Кубрат хан кимсетте. Дөрес, углан юкка өмет итә, булмастай хәлне өмет итмәсен иде. Әйтергә кирәк, хан кызы Чәчкәгә өмет тотма, дияргә кирәк. Баһадир аны аңлар, ул аны улыдай якын күрә. Ни өчен? Төптәңре белә дә, белеп тә бетерми кебек иде, әмма ниндидер бер аңлашылмаган хис аны шул балага тарта иде. Әллә инде анасын яраткангамы?.. Әллә мәхәббәт дигән нәрсә шулай аналарыннан балаларына күчәме?.. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа?..
Иң әүвәл Илбарыс баһадир аңа ярдәм итәр. Кубрат хан картайды, әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, дип әйтә. Аның урынына илханнарның берсен хәзерләргә кирәк. Кемне, кайсы угланны?.. Менә монысы караңгырак иде әле төптәңре өчен, әүвәл илханнарны сыныйсы бар иде. Кайсы нинди уй белән яши?.. Бу эштә Илбарыс баһадир төптәңренең беренче ярдәмчесе булыр. Углан илханнар белән бергә уйнап үсте, бер табыннан ашады, бертөрле кием киде. Әйе, олуг хан булып бары тик төптәңре Ирсан теләгән СКАЧАТЬ