Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 6

СКАЧАТЬ ачыктан-ачык йөз тота башлады. Төптәңренең бәхетенә каршы, Истеми каган оныгы Йулыш исән калган икән. Ул ашиналыларга йөз тоткан хазарларга килә һәм, күп тә үтми, аны ак киезгә салып күтәрәләр – каган итәләр. Йулыш каган биләү җире итеп Хазар диңгезе буйларын сайлый һәм шунда кала салдыра. Хазарлар Тәңрегә табыналар, кардәш халык, ә греклар кем? Греклар болгарларга телләре, гореф-гадәтләре белән дә ят кешеләр. Ә Кубрат хан шуңа да карамастан сараен греклар белән тутырды.

      Ата-бабалар каберлегенә килгәч, төптәңренең зиһене ачылып киткәндәй булды. Әйе, әйе, хазарларга йөз тотарга, кавханнарны, илханнарны шуңа котыртырга…

      Төптәңре корбаннар курганына менде, изге таш алдына тезләнде. Караңгы төште, тау артыннан ай калыкты. Төптәңре изге ташка баш ора-ора ялварды:

      – Атам-бабам, тыңла угланың, кыл бер-бер хәл олуг ханга! Узына башлады, угланыңны санламый, сүзләренә колак салмый башлады, атам-бабам…

      Шул чакта җир кузгалып куйгандай итте, изге таш, селкенеп, бер якка авыша төште, һәм җир астыннан тонык кына аваз ишетелде. Ирсан, коты алынып, күккә карады. Тәңреүзе шулай аңа дәшәме, җир астындагы бабаларымы?.. Ирсан йөзтүбән капланды, Тәңредән кичерүен сорады:

      – Йа Тәңрем, йа җир атасы, йа җир анасы, йа су атасы, йа су анасы, мин җир баласы, сезгә каласы, безгә барасы…

      Шул мәлдә тагын җир селкенеп куйды, төптәңре Ирсанның аяк астындагы җир убылып киткәндәй булды. Ул сикереп торды да атлый-йөгерә калага элдертте.

      Өйдә аны коты алынган гарәп колы көтеп тора иде. Хуҗасы бусаганы атлап керүгә, ул:

      – Иям, җир тетрәде, өй уртасындагы сандал җир астына убылды, – диде.

      Шунда белде Ирсан гарәп колның белекле булуын, шул көннән ул аңа кол дип түгел, аты белән дәште.

      Ата-бабалар кабереннән кайтканнан соң, төптәңре үзендәге илаһи көчләргә ышанмый башлады. Төптәңре кисәк җиргә төште һәм иң әүвәл үзенә яклаучылар булдырырга – илханнарны Кубрат ханга каршы котыртырга ниятләде.

2

      Олуг ханда хезмәт итүче баһадирларның күбесе болгарларга кардәш халык иде. Аларның бер өлеше Болгарга Аппакка ияреп килде, бер ишесен Тугры хан үзе җибәрде. Куәтләнеп, көч җыеп килгән кияүне тагы да куәтлерәк итәсе килә иде, күрәсең, Тугры ханның. Әмма көтмәгәндә Тугры хан үлеп китте. Хансыз калган көтригурларның аксакаллары Кубрат ханга Фанәгүргә киңәшкә килделәр. Алар үзләре белән яңа мыек чыгара башлаган Көбер илханны да алып килгәннәр иде. Кубрат хан тантаналы төстә Көбер илханны хан итеп ак киездә күтәрттерде. Болгардан хан титулы алып кайткан Көбер җизнәсе Кубрат ханга рәхмәт йөзеннән бер мең атлы алып җибәрде. Бу хәл җизнәсе Кубрат ханны хөрмәт итүне, ниндидер күләмдә аның канат астына керүне— буйсынуны аңлата иде. Кубрат хан «көтригур атка менгәч канатлана» дигән сүзнең дөреслегенә бер тапкыр гына инанмаган иде инде. Фанәгүргә килеп төпләнеп киткән көтригурлар Кызкуыш туйларына катнаша башладылар, ат чабышларында СКАЧАТЬ