Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 13

СКАЧАТЬ төптәңре. Рум белән Болгар солыхта, император белән олуг ханның балалары ярәшкән.

      – Ярәшсен, ярәшсен, илхан, ярәшсен. Бетерергә! Кызкуыш туенда мин кан кардәшләребез хазарларны күрергә телим, кара сакаллы, мәкерле грекларны түгел. Сер итеп кенә әйтим, Батбай илхан, Йулыш каганның уң кулы Җаек бәкнең кызы бар. Ай да ай, ул да ай. Керфекләрен кагып бер караса, күзләреннән гөлләр тама. Йулыш каган Кубрат хан белән туганлашмакчы, хан кызы Чәчкәгә яучылар җибәрмәкче икән. Син дә яучы җибәр Җаек бәккә, илхан. Юк, Биләмҗиргә үзең илче булып бар. Шунда әйтерсең сүзең… Җаек бәк сиңа үзенең җәйләүләрен бирер, Йулыш каган уң кулы итәр.

      – Төптәңре, миңа атам биргән җәйләүләр дә бик җиткән. Алай-җаным – өч төмән, ыру-җаным биштән узды. Чор каласы— Тимер Капка – минем кулда. Анда минем тарханым утыра, тау халыкларыннан ясак җыя. Атама каршы сүз катсам, кавханнары ишетер, атам мине ат койрыгына тактырыр, Кодрак илханга тәхетен бирер.

      – Тәхетне олуг хан түгел, Тәңре бирер сиңа, илхан. Сиңа язды тәхетне Тәңре, син утырасы Болгар тәхетенә. Бүген утырмасаң, иртәгә, иртәгә утырмасаң…

      – Тәңрегә инанам, атама ышанам, төптәңре. Тыел, көчләмә мине. Баһадир, әйт, хак сөйлимме мин? – диде Батбай, чарасызланып.

      – Илхан хаклы, төптәңре. Ана таба, ата бага, Тәңре юл сала адәмгә. Язмыштан узмыш юк.

      – Хак, баһадир, хак! Мин дә, төптәңре, язмышым Тәңрегә тапшырырга булдым…

      – Миңа дин дә, ил дә, тәхет тә кирәкми, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлады төптәңре. – Син борчылма, баһадир, Батбай илхан барысын да мин дигәнчә эшләр. Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Мин илханнарны шулай сыныйм. Илгә булган игелекләрен сыныйм. Сыналган – бер откан, сынаган – ике откан. Батбай илханда өмет бар, ул уйланыр-уйланыр да минем белән килешер. Аңа башка юл юк. Башка юллар ябык аңа.

      Кодрак илхан белән Балкырга төптәңре кермәде. Алар белән боткасы пешмәсен ул сизә иде. Аннары Батбайдан аның шактый кәефе кырылып чыккан иде. Әмма өлкән илханга барыбер ышанычын җуймады. Җаек бәк кызы төркидә бер чибәр. Килерсең әле, илхан, төптәңрегә, килми чараң калмас…

      Кәефе кырылгангамы, төптәңре сарай каравылчыларына рөхсәт тәңкәсен дә күрсәтмәде. Әмма каравылбаш аны туктатты, айбалталар чалыштырылды.

      Илбарыс алга чыкты.

      – Каравылбаш, төптәңреңне танымыйсыңмы әллә?

      – Таныйбыз, Илбарыс баһадир, таныйбыз. Олуг хан боерыгы.

      Төптәңре алтын тәңкәсен чыгарды, каравылбашка күрсәтте, аңа карап баһадир да тәңкәсен чыгарды.

      – Төптәңренеке алтын, синеке көмеш кенә, баһадир, – дип шаяртты каравылбаш. Каравыл алыплар мәргән баһадирны кыз туйлары саен уздырылган ярышларда күрәләр, аның өчен горурланалар иде.

      Төптәңре баһадирны үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә,кем карый бакчаны – һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә җитәр-җитмәс, төптәңре кулларын күтәрде һәм, баһадирны гаҗәпкә калдырып, ишекләр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел, алар каршында чуендай кара гарәп СКАЧАТЬ