Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 14

СКАЧАТЬ белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын иде аны. Тиздән барысы да үзгәрер, баһадир. Нил буйларыннан сарациннар кузгалган икән, базилевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, баһадир. Хәбәр итә торалар. Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы чыкмакчы. Тиздән базилевсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Император итәк астыннан ут уйната, ул хазарлардан коллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган халыкны үзара сугыштырмакчы. Карап карыйк, башта сарациннар белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алырга килер. Ә ул арада…

      – Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел!

      – Сарациннар, империя җирләренә керә алмаганда, Тимер Капка аша Болгарга ташланырлар. Болгарны үзенеке итүөчен, базилевска Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ирешеп тә килә бугай инде. Мин өметемне җуймыйм әле, баһадир. Батбай илхан акылга утырыр, Йулыш каганга барып баш ияр. Сиңа, баһадир, әйтер сүзем шул: Өске Кирмәндә Мангыш тарханның кызы бар. Йөзе – кояш, керфекләреннән нур тама, кашлары— җәя, авызы – уймак, буй-сыны кипарис диярсең, гүзәлләрнең гүзәле. Чалбай хан күптән кодалап йөри диләр кызны. Угры ханга Мангыш тархан бирмәгәндер, шуннан Чалбай хан кирмәнне басып алгандыр. Кирмәнне алсаң, Кызкуыш туе булдыр һәм туйда шул кызны ку. Шул булыр сиңа минем сүзем, баһадир…

      Юата алмады баһадирны төптәңре, егетнең йөрәген күптән хан кызы Чәчкә биләгән иде инде.

      – Мин Чәчкәне сөям, төптәңре, мин аның өчен, кирәк икән, үләргә дә әзер.

      – Ахмак, дивана. Кызлар өчен ирләр үләме?! Ирне ир итүче сыйфат – батырлык. Батыр булып җиңеп кайтсаң, илдә бер чибәргә өйләнерсең. Хан кызлары бары тик илханнарга гына язган.

      Эчендә давыл дуласа да, төптәңрегә кайтарып сүз әйтмәде баһадир. Тик төптәңре озата чыгып капкага җиткәч кенә:

      – Хан кызы Чәчкә дә мине сөя, – диде.

      Бу юлы төптәңре дәшмәде, баһадирның сүзен колак яныннан уздырды, әмма кунак китеп барганда:

      – Егет кешегә сөю гаеп түгел, сөймәү гаеп, баһадир, – диде.

      Күктә йолдызлар җемелди, Каф тавы артыннан иренеп кенә мөлдерәп тулган ай күтәрелеп килә. Күп тә үтмәде, бөтен тирә-юнь ай нурына күмелде. Ярсулы, тәвәккәл иде бу мәлдә баһадир. Ни өчен? Ул моны үзе дә белмәде. Мәгәр күңеленә хәтәр коткы утырган һәм бертуктаусыз кытыклап, күңелне котыртып тора иде. Төптәңренең сүзләре егетне тәмам ярсытты, бәгыренә ачуташ салды, йөрәгеннән кан тамардай итте. «Чәчкәне, аның сөйгәнен, император улы Юстинианга бирәләр, һәм ул аны тиздән килеп алачак. Бәлкем, ул киткәч үк булыр…»

      Илбарыс баһадир, йөгерә-атлый, ярсынган йөрәгентыя алмаудан гаҗиз булып, хан сарае капкасына юнәлде. Каравылчылар, дәшми генә, баһадирның юлын бүлделәр:

      – Олуг хан ял итә, берәүне дә кертергә кушмады.

      – Миңа олуг хан кирәкми, миңа ханша кирәк, кызыЧәчкә!

      – Чәчкә анасы белән диңгез буендагы Кызсарайга китте, СКАЧАТЬ