Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
– Төптәңре Ирсан, син үзеңне күктә – Тәңре, җирдә – мин, дип йөрисең. Әгәр чынлап та җирдә син Тәңре икәнсең, әйт миңа, мәҗлес алдында әйт: тагын ничә ел миңа тәхеттә утырасы?
Төптәңренең җавап бирми хәле юк, чөнки төптәңре – Болгарда иң абруйлы кеше. Тәңре илчесе, аның сүзе – аткан ук. Ул ни әйтә – шулай була. Һәм аңа башка бер кеше сорау бирсә, нәкъ ул әйткәнчә дә булыр иде, монда бит хан үзе бирде сорауны, җитмәсә, соравы нинди! Каян белсен ди Кубрат ханның тагын ничә ел тәхеттә утыруын төптәңре Ирсан? Әйтер «ике ел» дип, Кубрат хан өч ел утырыр, әйтер «бер көн» дип, Кубрат хан өч көн утырыр да төптәңренең күрәзәлеген юкка чыгарыр. Аннан инде ханнан мәрхәмәт көтмә, ат койрыгына тактырмаса да, кая булса да сөрер, йә булмаса, башын чаптырыр. Иң яхшысы— хан алдына килеп баш ору. Ирсанның атасы ханнарга баш бирмәүдән харап була. Иелгән башны кылыч кисми.
Төптәңре әкрен генә кузгалды да хан каршына килеп баш орды.
– Олуг хан, ханнар гомере белән төптәңре эш итми, ханнар гомере белән бары тик Тәңре үзе эш итә. Мин исә бары тик синең колың гына, олуг хан, – диде.
Мәҗлестә шау-шу купты, әле генә күз алдында күрәзә һәм илаһи кодрәткә ия төптәңре гап-гади кеше булды да калды. Кара син аны, төптәңре бер дә күктән төшмәгән икән бит, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса. Инде күрегез, кардәшләр, Болгарда Кубрат ханнан да акыллы кеше юк икән бит! Төптәңре түгел, олуг хан Кубрат үзе Тәңре илчесе…
Византиядән килгән яучылар хөрмәтенә җыелган мәҗлескә буйтурлар, кавханнар, тарханнар да чакырылды. Илбарысбаһадир да табында утыра. Мәрхүм Саклаб кавхан угланы Илбарысның хан гаиләсендә тәрбия алуын чит илдән килгән кунаклар да беләләр иде. Сарайда җыелган мәҗлесләрдә Илбарыс баһадир һәрчак илханнар белән янәшә утырды. Бөек Болгар дәүләте башы Кубрат хан шат иде. Шатланмаслыкмы, моннан җиде ел элек ярәшкән кызына яучылар килде. Булачак кияү дә исән-сау икән, кызлары да исән-имин буй җиткерде. Әмма кызның анасы ханша Аппак борчулы иде. Ул әле кызына карый, әле хан гаиләсендә тәрбия алган Илбарыс баһадирга; егет исә Чәчкәдән күзен дә алмый, әйтерсең соңгы тапкыр күрә. Моны күреп-күзәтеп утырган ханша түзмәде, Илбарыс угланга тамак кырды, Илбарыс углан, сиңа әйтәм, гел бер Чәчкәгә генә карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, янәсе. Әмма Илбарыс баһадир, ханшаны әллә ишетте, әллә юк, ихтыяр көчен җуйган берәүдәй, һаман хан кызы Чәчкәгә карап утыра бирде. Ул өмет итә иде әле. Бәлкем, соңгы чиктә булса да олуг хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәр – кызы СКАЧАТЬ