Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 5

СКАЧАТЬ андагы барлык халыкларны буйсындырыр. Аннары түбән төшәр, Хазар диңгезе буенда яшәүче халыкларны яулар, аннан, бәлкем, Ибериягә… Әлегә Кубрат хан Итил белән Чулман елгалары кушылган төбәкләрдә туктады, ары бара алмады. Дөрес, андагы халыклар белән сәүдә итү өчен өске якка кирмән салдырды. Ләкин барыбер теләгенә ирешә алмады. Төн илләрендә аю, болан, бүре тиресеннән кием тегәләр икән, тауларында алтын-көмеш аунап ята икән. Барасы иде кораблар белән шул якларга, Төн диңгезенәчә җитәсе иде. Грек уты кулына төшкән хәлдә…

      Кубрат хан башын күтәрде, барысы да аңа игътибар итте.

      – Хөрмәтле Ираклий дустым Фанәгүргә акыллы илчеләр җибәргән… Килеш, төптәңре, – диде хан. – Эт төлкене куып тоткач, төлке аңа әйткән, ди: «Синең аякларың тотмады мине, сиңа тотылуым минем көчсезлегем бәласе, син әнә бүрене куып тотып кара», – дип әйтеп әйткән, ди. Әгәр дә мәгәр син, Ирсан, илчеләр белән килешмисең икән, кем әйтмешли, бүрене тотып кара.

      Барысы да көлештеләр. Төптәңре гарьләнү-кимсенүдән агарынып калды. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гына христиан диненә авыша бара. Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа «әйдә сөйлә» дигән ишарә ясады.

      – Тәңренең илаһи көче һәркемгә җитә, олуг хан. Мәрьям ана белән Изге Христоска да. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе аңа әйтә: «Син беркайчан да мине куып тота алмассың», – ди. «Нигә?» – дип сорый эт. «Чөнки мин үз җанымны коткарыр өчен качам, ә син хуҗаңа ярар өчен мине куасың», – ди кыр кәҗәсе.

      – Төптәңре, син дә хаклы, – диде олуг хан һәм беренче булып урыныннан кузгалды. – Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигән бабаларыбыз.

      Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум кафтаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Кубрат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Олуг хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде.

      Шунда патрикий Симеон:

      – Аһ! – дип куйды. Аннары: – Йа Аллам, нәкъ Изге Мәрьям ана! – диде.

      Моны ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре – юк. Хан, аягүрәбасуга, торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янынаБолгарның аксакаллары, илханнары, кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә, хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалар. Олуг хан, иелеп, табакны алды һәм төптәңрегә:

      – Ышбу табактан ханшага ризык китерсеннәр! – дип, табакны төптәңре Ирсанга СКАЧАТЬ