СКАЧАТЬ
Кубрат ханга рәхмәте зур иде. Дин мәсьәләсендә базилевс бер нәрсәне бервакытта да исеннән чыгармады: нинди генә йолага табынмасын, кеше иң әүвәл үзе инанган дини тыюны яратмый. Бу – хакыйкать. Чөнки кеше дингә рухы белән керә, ахыр җанын бирә. Ә кешедә җан белән рух үлемсез. Византия империясен аякландырган беренче император Диоклетиан христиан динен кабул итми, кояшка табына, хәтта үзен Хода илчесе итеп игълан итә. Мәгәр эллиннарда куәт алып, көчәеп, зур ташкын булып килгән христиан дине Диоклетианның да рухын сындыра, үзе император тәхетендә утырганда христиан динен кабул итмәсә дә, аннан соң тәхеткә килгән император Констанций Хлорның улы Константин элекке диннән баш тарта һәм христиан динен дәүләт дине итеп игълан итәргә мәҗбүр була. Диоклетиан барында ук Рим өстенлеген югалта башлый. Император Диоклетиан – Көнчыгыш Римны Византия итүче шәхес. Аны мактарга кирәк иде дин әһелләренә, ә юк, алар аны гүя белмиләр дә, алар бары тик бер изге Константинны беләләр, аны гына данлыйлар. Диоклетиан христиан динен кабул итми. Ни өчен? Ярлыларны яклаганга, изелгәннәрне… Христиан дине кешеләрдән дөньялыкта чакта язмышы белән килешүне, буйсынуны таләп итә: якты дөньядан киткәч, яисә җәннәткә керүне, яисә кылган явызлыклары өчен тәмугта януны коткыларның да коткысы итеп ала. Европада христиан диненә каршы торырлык йола булмый. Шундый хәлдә дә император Диоклетиан беркемгә дә буйсынмый, үзе Тәңре, үзе Алла, үзе Хода, үзе патша була. Ә монда базилевс дин әһелләреннән башка бер адым да ясый алмый. Ике-өч гасыр эчендә Византиядә христиан дине ныгый, үсә, хәтта күрше-тирәдәге варварлар иленә үтеп керә, аларны берәм-берәм канат астына җыя башлый. Бөек Болгар империя өчен чираттагы ил иде. Ләкин соңгы елларда Мөхәммәд пәйгамбәр байрагы астында гарәпләр күтәрелде, греклар «сарациннар» дип атаган бу халык, үз тирәләрендәге илләрне буйсындырып, Византия империясе чикләренә килеп җитте, империя биләмәләренә кергән шәһәрләргә яу чаба башлады. Кыска гына вакыт эчендә Византиянең берничә дәүләт-шәһәре сарациннар кулына күчте. Сарациннар ташкыны анда гына тукталып калмады, Хазар диңгезе янына килеп терәлде. Империя өчен менә шундый гаять җаваплы вакытта көнчыгыш тарафта форпост булып үсеп чыккан Болгарны кулдан ычкындыру ярамастай хәл булыр иде.
Күптән түгел базилевска Иоанн Фасианның «Белем чишмәсе» дигән китабын тапшырдылар. Китапны философИоанн Фасиан Болгарда язган иде. Иң гаҗәбе шул булды император Ираклий өчен: китапны философ аңа багышлый. Үзенә багышланган китапны кулына алуга, базилевс аны укып чыга, гаҗәп дәрәҗәдә ошата, шундук Фанәгүргә Иоанн Фасиан исеменә күп итеп бүләкләр җибәрә һәм аның илгә кайтуын үтенә. Әмма Иоанн Фасиан, тыйнак кына итеп тагын бер-ике елга Болгарда калырга рөхсәт сорап, базилевска хат яза. Император рөхсәт бирә, мәгәр Иоанн Фасианны куарга мәҗбүр иткән архиепископ белән логофетны бик нык орыша, мин сезнең үзегезне Болгарга сөрәм, дип яный.
Бу вакытта Болгарның башкаласы Фанәгүрдә йөзләрчә сәүдәгәр
СКАЧАТЬ