Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 41

СКАЧАТЬ Тукай суфичылык идеяләренә бик якын төсле тоела миңа. Утыз Имәни шигырьләрен әйткән дә юк инде. Игътибар иткәнегез бармы икән, татар шигъриятенең чишмә башы – дин әһелләре бит… Хәтта Шиһабетдин Мәрҗаниебез дә кәгазьгә шигъри юллар төшергәләгән, ләкин үзенең шагыйрьлек сәләтеннән мәхрүм икәнен дә яхшы аңлаган ул.

      Соңгы вакытларда арабыздан чиратсыз китеп барган шагыйрьләребез иманлы гаиб ирәннәр иделәр. Ә бүген кайбер яшерен суфиларыбыз, үзләренең бөеклеген белмичә, гавами безләр белән аралашып, зарланмыйча гына, тигезләшеп яшиләр.

      Бер тәкъдимем әйтелми калган икән. Журнал архивында әдипләребезнең рәссам каләме белән ясалган кечкенә портретларын туплаганда ничек? Рәссам күзе фотообъективка караганда акыллырак, мондый портрет җанлырак, җылырак та килеп чыга. Гомерлерәк тә булыр иде.

      Менә тагын «сайлау» көннәре якынлашып килә. Әгәр, бирган булып, бу язмаларым басылып чыкса, ул вакытка инде хакимияткә яңарак кешеләр менеп утырган булыр. Кемнәр? Нәрсәне «сайларбыз»? Мүкәләп йөрүнеме, әллә аңгыра сарык мәхлукатын һаман «по-пластунски» үрмәләргә өйрәтерләрме? Купшы ялганлау сәнгате яңа тамыр җибәрерме? Янә кеше саен икешәр «Волга» машинасы вәгъдә итәчәк яңа бакырбаш Чубайсларга ышанып, барлы-юклы демократик казанышларыбыздан колак кагарбызмы?

      Черек күл тәрбия кылган бәндәләр демократия шытымнарын бүген икенче кат утап чыкты бугай инде. Кара җир генә ятып калды. Эшләр болай барса, тиздән аны тигәнәк басачак.

      1991 көзендә бер йотым хөррият һавасы сулап калган идек.

      Олуг-кечек түрәләргә янә табына башларбыз дип кем уйлаган ул шанлы көннәрне? Башлыкларның авызына карап торабыз, ни әйтсә дә «Афәрин!» дип кычкырырга әзербез.

      Хәтердәге авыр йөктән күңел сыкрый.

      Кайда соң ул моңлы курай өздерепме-өздерә?

      Әллә кайда, кичәге көндә, кычытканлы тыкрыкларда онытылып калгангамы, җылый да җылый ун телле тальянка – олы күңелле нәни гандәлиб6.

      Ипекәй бәяләре арткач, ач үлемнән куркусыннан ярты ил җылыймы әллә? Гомер бакыйга хаклык күрмәгән карт-коры иңрәп, үксеп беткән инде…

      Безгә бүгенге түрәләр политэкономиядәге «ачлык минимумы», «ачыгыр дәрәҗәдәге эш хакы» кебек төшенчәләрне өйрәттеләр. Ә берәүләр, «алланың кашка тәкәләре», Канар атауларында кенәриләр сайравын тыңлап сафа сөрә.

      Кыйтгадан кыйтгага алыптай адымнары белән дөп-дөп атлап, егерме беренче гасыр бара. Ул кичәгене таптап изәр дә адәми затка ниләр калдырыр? Озон тишекләреме? Радиация базларымы? Ясалма вирусларынмы? Вакуум бомбаларынмы? Яңа хәшәрәт-миллиардерларын гынамы? Юк, миллионнарча яңа кабер ташларын да…

      Без үзебез дә мәймүнләшеп һәм роботлашып бетәрбез дә, тарих башлангыч ноктасына әйләнеп кайтыр микәнни? Нуль ноктасына.

      Соңгы удэге. Аннары Сахалинда теркәлгән бердәнбер айн кешесе. Исхакыйның соңгы болгары. Соңгы могиканнар… Нәсел-нәсәпләрен җирләп бетергәч, хәсрәтләре бик ачыдыр аларның, СКАЧАТЬ



<p>6</p>

Гандәлиб – сандугач, былбыл.