Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 18

СКАЧАТЬ Ярый әле сез бар. Акрынлап тәннең дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде, кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Өстәге гимнастёркаларны, чүпрәк-чапракны кояшта киптерергә җай чыкты, кичкә таба һава янә суытты. Тик монысына гына түзәргә була инде, өстән явып тормый иде.

      Пароход кичке уннар тирәсендә генә бирелде. Трап буенча зур диңгез пароходына күтәрелгәннән соң, әсирләр төркемен судноның борын өлешенә, юан тимер чылбырлар урап куелган урынга кысрыкладылар. Берничә тәүлеккә сузыласы «сәяхәт» не без шушында үтәргә тиеш булып чыктык. Тик әле диңгез корабы якорь ташлаган җиреннән никтер һаман да кузгалырга ашыкмады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә генә портны ташлап киттек. Безнең кораб диңгез сәфәрендә ялгызы түгел икән. Әсирләр каян ишетеп белгәндер, кемдер әйтүенчә, янә биш пароход суднолар төркемендә йөзәсе, аларны дүрт су асты көймәсе саклап барырга тиеш, имеш. Бардыр, анысы да булыр.

      Пароходлар кузгалып ерак китәргә өлгермәде, Кызыл Армиянең еракка атучы диңгез буе артиллериясе телгә килде. Снарядлар башта шактый читтә шартласалар да, торган саен куәтле су баганалары якындарак күтәрелә башлады. Менә инде кайбер снарядлар янәшәдә үк фонтаннар хасил итә. Күккә чөелгән алагаем су массасы шаулап диңгезгә коела да, пароходның ныклыгын сынарга теләп, як-якка чайкалдыра. Бу вакытта басып торсаң, аяк өстендә калуы кыен. Күңелгә курку хисе үтеп кергән. Үлем янәшәдә генә, һәр мизгелдә зур җимерү көченә ия снаряд тиеп юкка чыгу куркынычы бар. Пароход шунда ук батмаса да, барыбер котылу юк – төпкә китеп, балыкларга азык буласыңны көт тә тор. Көн яктысы беленгәч, эскадрадагы алты корабльдән икесенең су астына киткәнлеге ачыкланды. Дүрт су асты көймәсенең берсе юкка чыккан иде…

      «Батырлык өчен» медале

      Эскадрилья командиры капитан Губанов экипажларны үзе яши торган йортка чакыртты. Һәр экипажга сугышчан йөкләмәне үтәү өчен кайсы районнар өстеннән очарга туры киләчәге, биеклекнең җирдән ничә километр булырга тиешлеге, тизлекнең күпме һәм очу юнәлешенең ничә градус тотылырга тиешлеге аңлатылды. Җир өстендәге һәр торак пункт, урманнар, күлләр, тимер юл, аерым агач һәм хәтта куакларның картадагы торышы күрсәтелде.

      Штурманнар карталарын өстәлгә җәеп салып, җентекләп очу маршрутын сызалар. Дошманның зенитка батареялары урнашкан урыннар аерым билге белән тамгалана, аэродромнары боҗрага алына – аларны ничек тә әйләнеп узарга тырышалар. Фронт линиясе кара карандаш белән калын сызык итеп билгеләнә.

      Укчы-радистлар үзләренең элемтә начальникларыннан бу юлы радиодулкыннарны кайсы дулкында кабул итәргә, позывнойларны тапшырганда нинди ешлыкка көйләргә икәнлекне борт журналларына теркиләр, пароль атамасын хәтерләрендә калдыралар.

      Эскадрильядагы экипаж әгъзаларының һәммәсенең йөзе ачык, кәефе көр. Капитан Губанов, фронт штабын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, Һава Армиясе командованиесе исеменнән барлык звеноларга рәхмәтен җиткерде. Дошман истребительләренә СКАЧАТЬ