Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 19

СКАЧАТЬ хәрәкәтендә зур активлык күрсәткән татар крестьяннарының батырлыгы, бу каһарманлыкның эчке сәбәпләре, рус, башкорт, чуваш һ. б. халыклар белән уртак максат өчен иңгә-иң торып көрәшүе сурәтләнә. Болар – халыкларның тарихи һәм милли горурлыгы өчен җирлек бирүче сәхифәләр. Дөрес, драма тигез үк эшләнмәгән, бигрәк тә башлангыч өлешендә аңа фрагментарлык хас. Шулай да «Канкай углы Бәхтияр» – шул чорның күркәм әсәре.

      Шул ук авторның «Ат карагы» драмасында ат урлау кебек начар гадәтне кәсеп иткән кешенең фаҗигале язмышы үзәккә куелган. Ләкин бу кәсепкә бирелгән кешенең башка бер үзенчәлеге драматургның игътибар үзәгендә тора. Танылган ат карагы Сибгать инкыйлаби күчешләр чорында бернинди дә хакимиятне танымый, алай гына да түгел, аклар хакимияте дә, кызылларныкы да кешегә зыян гына китерә дип саный. Шуның белән ул кешенең рухи хөрлеге өчен үзенчә көрәшә, ләкин җиңелә.

      Мирсәй Әмирнең Татарстанның 50 еллыгына атап язылган «Хөррият» исемле драмасы, иң беренче, авырлык үзәгенең, вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерелүе белән әһәмиятле. Әсәрдә эрерәк проблемага, тирәнрәк психологик анализга, фәлсәфи гомумиләштерүгә омтылыш көчле сизелә.

      Вакыйгалар 1918 елның җәендә Кама буендагы бер авылда бара. Инкыйлаби үзгәрешләр тәэсирендә зур яңалыклар булган. Аларны ярлы егет Таһир да, бай кызы Бибисара да татый. Бергә-бергә концертлар куеп, театр уйнап, китапханәдә яңа китаплар һәм газета-журналлар укып йөрү кебек җанланып киткән мәдәни чараларда актив катнашу вакытында аларның аң дәрәҗәләре сизелерлек үсә, ике арада мәхәббәт җепләре дә ныгый. Атасы  – авыл бае Сәгыйдулла – Бибисараның «кызылланып» йөрүенә тешен кысып булса да түзә, «тегеләр» үзенә азрак бәйләнәчәк, дип уйлый. Хәтта кызының «ялантәпи» Таһир тирәсендә чуалуына да риза. Чөнки аның планы бар: егетне үз ягына авыштыру, аңардан «бу болганчык заманнарда» файда күрү. Ләкин Таһир яңа шартларның үзе кебекләргә китергән җимешләрен татып калу белән генә чикләнми, ә яңаны сакларга һәм якларга кирәклеген дә аңлый һәм «баш-аягы белән кызыл» була: дружинага языла. Үзләрен революция солдатлары дип санаган дружинниклар арасында Чамай кебекләр дә бар, ә ул – инкыйлаб исеменнән үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче демагог һәм намуссыз бер кеше. Канлы көннәрдәге гомуми пафоска бирелеп, дружинадагылар кешенең үзен түгел, аның инанулары һәм кылган эшләрен дә түгел, ә  аның сыйнфый чыгышын беренче урынга куеп карыйлар. Сыйнфый чыгыш башка барлык нәрсәдән дә өстен куела: Бибисара дружинниклар тарафыннан гына түгел, үз сөйгәне, аны бик тә яхшы белгән Таһир тарафыннан да кире кагыла. Кызга ышанычсызлык белдерелә. Ләкин Бибисара боларның барысын да дөрес итеп аңларлык акылга, тойгыларын йөгәнләрлек ныклы ихтыяр көченә, үпкәләүләрне кичерә белерлек мәхәббәткә ия булып чыга. Хәлиткеч вакытта ул Таһирны үлемнән коткара, хыянәт СКАЧАТЬ