Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 18

СКАЧАТЬ асылда, гадәттән тыш геройлар хас. Миңзифа – нәкъ менә шундый образ. Ул – кыенлыкларны, хаксыз гайбәтләрне җиңеп, сеңлесе ташлап киткән Миргаянны чын кеше итеп тәрбияләгән, көчле рухлы, нык куллы ана да, соң дәрәҗәдә йомшак куллы хатын да. Килеп туган хәл шулай ук гадәттән тыш: Миргаян лотереяда акча откач, чын анасы белән чын атасы берьюлы кайтып төшәләр. Пьесага «кинәт», «көтмәгәндә» дигән сүзләргә ия булырлык кискен борылышлар, көтелмәгән хәлләр хас.

      Мелодраманың тагын да бер үзенчәлеге – анда персонажларны кискен контраст ярдәмендә бирү. Бу җәһәттән әсәрдә ике кыз туган капма-каршы. Берсе – матур, икенчесе – ямьсез. Берсе – чиксез буш, икенчесе – бөтен матурлыкны күңел дөньясына җыйган, җанына сыйдырган. Бер якта – 16 ел баласын бар дип тә белмәгән ана, икенче якта – үзенә тиң кеше Әбүбәкер очрагач та, ир белән гомер итү рәхәтлегеннән баш тарткан, үзен балага багышлаган ана. Әйе, мелодрама өчен шулай – уңайны идеал итеп кую, тискәрене бөтенләй дә каралтып сурәтләү хас. Драматизм йогынтысы көчле булган сюжет бәхетле финал белән бетә. Чөнки мелодраманың асыл сыйфатларыннан берсе – трагедияне чын мәгънәсендә тирән рәвештә кабул итмәү. Әмма бу бәхетле финалга хәтле автор тамашачыны һәм укучыны күп кенә борылышлар, көтелмәгән хәлләр аша үткәрә, борчылулы кичерешләр эчендә тота әле.

      Бу чор драматургиясендә барган идея-сәнгати эзләнүләр һәм тәҗрибәләр әдәбият өчен һәрчак актуаль булган тарихи темаларга багышланган әсәрләргә дә яңа уңышлар китерә. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: совет чорында әдәбиятны иң беренче сыйнфый көрәш мотивларын чагылдыру таләбенә буйсындыру бигрәк тә шушы өлкәдә ачык чагыла. Шуңа күрә дә бу елларда язылган тарихи әсәрләрнең барысы да дип әйтерлек сыйнфый-иҗтимагый конфликтка нигезләнгән. Ягъни аларда социалистик реализм әдәбиятының үзенчәлекләреннән берсе булган байлар-ярлылар арасындагы каршылыкны күпертеп күрсәтү дәвам иттерелә. Бу тематикада татар халкының озын һәм катлаулы тарихын күрсәтү өстенлек ала алмый, күбрәк революцион үткән сурәтләнә.

      Татар милләте тарихына багышланган пьесалар бик аз языла: Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе, Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» һәм «Канкай углы Бәхтияр» дигән драмалары, кайбер башка уртакул әсәрләр белән чикләнә. Тарихи-революцион тематикадагы пьесалар – бу елларда зур күпчелек. Болар арасында Мирсәй Әмирнең «Хөррият», Шаһиморат Зәйнинең «Таң», Габделхәй Сабитовның «Гарасат» (икенче исеме – «Чулпан таңны уята»), Юныс Әминевнең «Умырзая чәчәкләре», Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз», Аяз Гыйләҗевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш», шул ук авторның Альберт Яхин белән бергә язган «Шамил Усманов», Риза Ишморатның «Давылга табан», Әхсән Баянның «Һәйкәл» һәм «Алтын кашбау» кебек әсәрләре бар. Аларда, татар совет драматургиясенең 1920–1930 елларында яуланган традицияләре көчле яңгыраш алган булып, хезмәт иясенең сыйнфый азатлыгы өчен көрәшүче каһарманнар образлары үзәккә куелган.

      Шул ук вакытта тарихи тематиканы үзләштерүдә традицияләр кысасында СКАЧАТЬ