Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 2

СКАЧАТЬ да, әдипнең дә төп бурычы – халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгырту. Ә кайгыртуның төп чарасы, төп юлы – халык белән хакимият арасында даими багланыш булдыру, халык ихтыяҗларын хакимияткә җиткерү, аңлату. Моның өчен инде, билгеле, сөйләү һәм язу осталыгы, шуның өстенә бик тә мәгълүматлы булу кирәк. Талантлы язучы, гадәттә, нәкъ шушы сыйфатларга ия дә бит инде. Шуңа күрә мин парламентта әдәбият-сәнгать әһелләре булуны иң кирәкле шартларның берсе дип саныйм.

      Югары мөнбәрләрдән ясаган чыгышыңны һәммә кешене ышандырырлык итеп образлы чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр белән баетып бизәсәң, иң кирәкле урында гыйбрәтле хәлләр турында оста итеп сөйләсәң, хәтта көн кадагына суга торган шигырь дә укып җибәрсәң, кайчагында иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә, депутатларның һәм җитәкчеләрнең күңелләрен кузгатып, фикерләрен үз ягыңа борып җибәрергә була. Моны үз мисалымнан да яхшы беләм: Дәүләт Советында беренче булып шигырь белән чыгыш ясаган депутат та мин булганмындыр, ахрысы…

      Әдәбият җәмгыятебезнең көзгесе булырга, аның бөтен өлкәләрен дә күрсәтергә, чагылдырырга тиеш, дибез. Әйтүен әйтәбез, әмма чынбарлыкта алай ук булып чыкмый, әдипләребезнең күп кенә әсәрләре сюжет ягыннан да, тасвирланган даирәләре, күтәрелгән мәсьәләләре ягыннан да игезәкләр кебек бер-берсенә охшашлар. Ни өчен шулай? Чөнки авторларыбызның язмышлары да бер-берсенә бик нык охшаган. Алар һәммәсе дә диярлек авылда туып үскән, мәктәп тәмамлагач, Казанга килеп университетларга укырга кергән, тулай торакта яшәгән, аннары, гадәттә, редакциягә эшкә урнашкан, фатир алган, тормыш корып җибәргән. Ә бит язучы үзе күргәнне, үзе белгәнне генә яза ала, ә аларның күргән-белгәннәре бер-берсенә бик тә охшаш. Бу яктан караганда, язмыш мине башкарак юлдан алып китте. Менә инде алты тапкыр рәттән депутат булып сайланып, утыз елга якын парламентта эшләп, мин көн-төн сәясәт казанында кайныйм. Мәскәү белән ике арадагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең, үзара тарткалашуларның да шаһиты булдым, республика җитәкчелеге белән һәрдаим аралашып, үземне хаклырак дип санаган очракта сүз көрәштереп яшәдем, хакимият мәйданындагы четерекле мөнәсәбәтләрне үз җилкәмдә татыдым. Юк, һәрчакта да башымнан сыйпап, аркамнан кагып тормадылар, кемдер әйтмешли, мин хакимияттә күп вакытларда «ала карга» идем, әмма нишләптер мине артык читкә дә тибәрмәделәр. Депутат-шагыйрьнең җан авазын хәтерләткән «җайсыз чыгышлары» аша, бәлки, гади халык фикерен ишетергә, халык кәефен белергә теләүләре булгандыр. Юкка гына әдәбият-сәнгать әһелләрен «җәмгыятьнең тере барометрлары» дип атамый торганнардыр инде.

      Депутатларны «халык вәкиле», «халык илчесе» дип атыйлар. Шуңа күрә Дәүләт Советының бар эшчәнлеге һәрчак халык күз алдында булырга тиеш кебек. Әмма чынлыкта ул алай ук булып бетми, парламент комиссияләрендә, комитетларда, «түгәрәк өстәл» ләрдә, сессияләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, андагы кайнар бәхәсләр, фикер бәрелешләре турында бик аз гына мәгълүмат дөньяга чыга. Бу китапка кергән язмалар менә шул бушлыкны СКАЧАТЬ