Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 26

СКАЧАТЬ бакый шулай булган. Үзебез нинди булсак, милләтебез, халкыбыз шундый. Милләтне туры юлга чыгару өчен, иң әүвәл үзеңә туры юлга басарга, милләткә иман иңдерү өчен, иң элек үзеңә иманлы булырга кирәк.

      «Иман» сүзе минем өчен колач җитмәслек киң мәгънәгә ия. «Дин, әхлак, тәрбия, намус» кебек изге төшенчәләр белән беррәттән «милли идея» дигән тәгъбирнең дә күңел түребездә булырга тиешлегенә иманым камил. Соңгы арада Россия үзенең милли идеясе нидән гыйбарәт булырга тиешлеге хакында баш вата. Тарихчылар, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре, берсеннән-берсе уздырып, концепцияләр язалар, бәхәсләшәләр. Әмма шунысы ачык: дөньяда бер милләт тә үзенә милли идея уйлап тапмый, чөнки милли идея ул – милләтнең җаны, бәгыре, кыйбласы, тоткан юлы, максаты, иманы. Милли идея милләт белән бергә формалаша, дөресрәге, милли идея милләтне милләт итеп яшәтеп килә, маяк булып, аны һәрчак алга дәшеп тора.

      Гап-гади мәктәп укучысыннан: «Россиянең милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип сорасаң, ул, һич икеләнмичә: «Мәңге бүленмәс» империяне саклаудан», – дип әйтер иде. Чөнки мәктәп дәреслекләрендә бу идея турыдан-туры шәрехләнә, бүгенге көндәлек матбугат та көне-төне шул турыда язып һәм тәкрарлап тора.

      «Татарның милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип тә артык баш ватып торасы юк. Безнең милли идеябез, – һичшиксез, татарның дәүләтчелеген торгызу, дәүләтчелеген ныгыту. Бәлки, кайберәүләр: «Иң беренче чиратта туган телне гамәлгә кертү, гореф-гадәтләрне кайтару, милли мәгариф системасын булдыру һ. б. кирәк», – дип әйтерләр. Дөрес, болар һәммәсе дә кирәк. Әмма дәүләтчелекне булдырмый, чын мәгънәсендә милли дәүләт төземи торып, боларның берсен дә кирәкле дәрәҗәдә, дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырып булмаячак.

      Мин инде шактый илләрдә булдым, АКШ кебек милли төсмере булмаган, нигездә, тук һәм бай тормышны идеал иткән дәүләтләрне дә, Төркия, Польша, Англия, Испания, Израиль сыман милли дәүләтләрне дә күрергә туры килде. Мул тормышның рәхәтлекләрен, халыкка уңайлыкларын таныган хәлдә, мин милли дәүләтләрнең дөнья мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына, фәненә, гомумән, планетабыз цивилизациясе – тәрәккыятенә милләтсез дәүләтләргә караганда күбрәк өлеш керткәнен аңладым.

      «Татарстан киләчәктә кайсы юл белән – милләтсез АКШ яисә милли төсмерле, милли җанлы Европа һәм Азия дәүләтләре юлы белән китәргә тиешме?» – дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, соңгысын сайлар идем. Чөнки бары тик милли төсмере, милли аңы булган дәүләттә генә шул дәүләтне оештырган һәм аңа исем биргән милләтнең теленә кадер-хөрмәт була, бары тик милли дәүләттә генә халыкның гореф-гадәтләре, йолалары саклана, аңа күңеле тарткан ризык ашарга, рухына яраклы дин тотарга, милли мәгарифне үстерергә мөмкинлек тудырыла. Кемгә ничектер, милли төсмере булмаган дәүләт төзүдә катнашасым да, анда яшисем дә килми. Әгәр андый дәүләттә яшисем килсә, мин инде күптән АКШка күчеп киткән булыр идем.

      Милләтнең күпчелеге милли идея тирәсенә тупланмый торып, аның гамәлгә ашуы – мөмкин булмаган хәл, чөнки революцион юл белән китерелгән үзгәрешләр, СКАЧАТЬ