Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 21

СКАЧАТЬ дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.

      Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы да, шәһәребездәге тарихи һәйкәлләрне, рухи мирасыбызны саклау проблемалары, татар китабының, милли матбугатның хәле дә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлләре дә борчый.

      Әйе, эшләнәсе эшләребез, кыласы гамәлләребез гаять күп. Әмма болар берсе дә кулдан килми торган эшләр түгел. Илдар Шәүкәт улы Халиков – Чаллы казанында кайнап чыныккан, сынау узган җитәкче, республикабызда билгеле шәхес. Гадәттә, кияү сайлаганда, иң беренче чиратта аның нәсел-нәсәбенә дә игътибар итәләр. Илдар Шәүкәт улының укытучылар нәселеннән булуы да безнең күңелгә хуш килә. Димәк, ул инде үзенең булачак вазифасы белән генә түгел, ә бөтен язмышы, тәрбиясе, кан тамырлары белән мәгариф һәм мәдәният дөньясына тоташкан, береккән дип тулы ышаныч белән әйтергә була.

      Безнең Комитет депутатлары Илдар Шәүкәт улы кандидатурасын бертавыштан яклыйлар һәм киләчәктә, хөкүмәтебез белән кулга-кул тотынып, тату-дус һәм эшлекле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калалар.

      2010

      «Бер горурлык хисе яна миндә»

      Без бүген бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбызга хәер-фатиха бирәбез. Бездә бүген бәйрәм!

      Ә тик торганда, бер сәбәпсезгә илдә бәйрәм ясап булмый. Гөрләтеп бәйрәм итәр өчен, эшләгән эшләрең дә хәйран булырга тиеш!

      Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.

      Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ СКАЧАТЬ