Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 27

СКАЧАТЬ нәшриятлары, телевидениесе, радиосы бармы – бар. Бар, бар, тагын бер тапкыр бар! Монысы Татарстанда булды. Ә Россиядә хәлләр ничек? Татарстанда урыслар сан ягыннан икенче урында булса, Россиядә татарлар да нәкъ шулай, урыслардан кала икенче урында тора. Әйдәгез, «урыс демократлары» шыплап тутырылган Россия башкаласы Мәскәүне генә алып карыйк… Мәскәүдә татар балалар бакчалары бармы, булса, җитәрлекме? Юк! Һич юк! Мәктәпләр, татар техникумнары, вузлары бармы? Юк. Театрлар, китапханәләр, музейлар, нәшриятлар бармы? Юк. Татарча газета-журнал чыгамы, радио сөйлиме, телевидение күрсәтәме? Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Шушындый тигезсезлеккә, шушындый тибәрелүгә, кысылуга һәм санга сукмауга нормаль кеше, нормаль халык, нормаль милләт түзеп торырга тиешме? Җавап бер генә – юк! Без беркемнән дә артыгын сорамыйбыз, без бары тик үзебезгә тигән өлешне, милләтләр тигезлеген генә таләп итәбез. Бөек шагыйребез Тукай сүзләре белән башланган бу язмамны Шәехзадә Бабичның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

      И татар, калдың хөр һәм азат,

      Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак.

      Артыңны – салкынны онытып,

      Алга бак, кальбең як, ялкынлат.

      1999

      Аңлашып яшик!

      Бүгенге Татарстан җирендә борын-борыннан, нигездә, төрки һәм фин-угор халыклары яшәгән. Татарлар, башкортлар, болгарлар, чувашлар, кыпчаклар, хазарлар, марилар, удмуртлар, мукшылар, эрзялар – бу җирләрдә абориген халыклар.

      Тарихи мәгълүматлары безгә килеп җиткән соңгы мең-мең ярым ел эчендә бүгенге Татарстан җирләрендә янәшә гомер иткән әлеге халыклар арасында бер генә сугыш булуы да билгеле түгел. Алар гомер-гомергә бер-берсе белән килешеп, бер-берсен аңлап, бер-берсенең гореф-гадәтен, яшәү рәвешен, динен, телен, җырын хөрмәт итеп яшәгәннәр. Мин моны бүген без фикер алыша торган этник һәм дини толерантлыкның ачык бер мисалы, тарихи нигезе дип бәяләр идем.

      Казан ханлыгы Урыс дәүләтенә кушылгач һәм бүгенге Татарстан җирләренә Россиянең үзәк өлкәләреннән урыс крестьяннары күчереп утыртылгач, мондагы халыклар инде урыслар белән янәшә яши башлыйлар. Баштагы елларда бу янәшә яшәү җайлы гына, тавыш-тынсыз гына бармаган. Урыс крестьяннары күчереп утыртылган урыннарда үзара бәргәләшү, корал тотып сугышу очраклары еш булып торган. Бу бәрелешләр уңдырышлы табигатьле Идел, Кама һәм башка елга ярларындагы татар авылларын читкә сөреп, аларга урыс крестьяннарын күчереп утырту, татар кешеләренә Казан шәһәренең үзәк өлешендә яшәүне тыю, булган мәчетләрне җимерү һәм яңаларын төзүне тыю, абориген халыкларны көчләп христиан диненә күчерү аркасында килеп чыккан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гаять зур милли һәм дини кысуларга дучар ителгән татар халкының Казанда һәм Зөя каласында күпләгән чиркәү, монастырьлар салуга каршы кораллы көрәш белән чыгулары яки бунт күтәрүләре тарихта билгеле түгел. Бу күренешне, әлбәттә, татар халкының Алтын Урда чорыннан ук килгән толерантлык традицияләрен СКАЧАТЬ