Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 29

СКАЧАТЬ мәсьәлә – дөнья күләмендә иң мөһим һәм иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, әле озак еллар, хәтта гасырлар кирәк булачак. Әмма Җир шары дип аталган шушы түгәрәк йортыбызда безнең килешеп, аңлашып яшәүдән башка юлыбыз юк.

      2002

      Ватандашсыз дәүләт булмый

      Без бу көнне бик тә борчылып һәм хәвефләнеп, шомланып һәм өметләнеп көттек. Халык депутатлары һәм Республика җитәкчеләре генә түгел, бөтен Татарстан халкы, дөньядагы барча татар халкы шулай көтте бу көнне.

      Россиянең иң югары закон чыгару органы булган Дәүләт Думасы үзенең кайбер җитәкчеләре авызыннан «күпмилләтле дәүләтнең бәла булуы, киләчәктә милли республикаларның бетәргә тиешлеге» хакында игълан итте. Күп тә үтмәде, әлеге идеяне тормышка ашыру максатыннан, Россия Конституциясендә булмаган законсыз округлар оешты, һәм Идел-Урал төбәгендәге милли республикаларның башкаласы итеп өлкә шәһәре Түбән Новгород билгеләнде. Бу гамәл, билгеле, безнең өчен көтелмәгән нәрсә булмады, ул тулысы белән патша Россиясенең һәм коммунистик режимның милли сәясәте һәм империячел идеологиясе традицияләрен дәвам итүгә корылган иде. Казан каласының Европа белән Азия арасындагы капка булуы, аның ил күләмендә әһәмиятле стратегик җирдә урнашуы хакында инде күп сөйләнде, моның шулай икәнлеген Мәскәүдә дә, хәтта чит илләрдә дә таныйлар. Тануын таныйлар, әмма Мәскәүдән Казанны күрмәмешкә салышалар, читләп үтәргә тырышалар. Уйлап карагыз әле: менә шул стратегик урында урнашкан Казанда Россиянең нинди стратегик, илкүләм мөһим үзәге бар?

      Тимер юл һәм елга флоты үзәкләре – Горькийда (Түбән Новгородта), һава юлы үзәге гомер-гомергә Самарада булды, хәрби округ үзәге Свердловскида һәм Самарада урнашты, хәтта Казанның атаклы хәрби училищеларын да өлкә шәһәренең филиалларына әйләндереп калдырдылар. Мондый фактларны бик күпләп санап булыр иде… Димәк, Россия безгә, милли республикаларга ышанмый. Үзе Мәскәүгә берсүзсез буйсынуны, Мәскәүне һәм Россияне яратуны таләп итә, ә үзе беркемгә дә ышанмый һәм беркемне дә яратмый. Бу нәкъ бөек Пушкин әйткәнчә булып чыга инде:

      Мой дядя самых честных правил,

      Когда не в шутку занемог.

      Он уважать себя заставил

      И лучше выдумать не мог.

      Менә инде ике елга якын Татарстан парламенты үзенең законнарын Россия законнары белән тәңгәлләштереп изалана. Билгеле, Россиянең закон кырында, закон басуында тәртип урнаштыру кирәктер. Ләкин бу тәртип бөтен Россияне бертөсле һәм тип-тигез кукуруз басуына әйләндереп калдырырга тиеш түгелдер бит?! Тәртип урнаштыру – халыкларны һәм республикаларны бер стройга, тигез рәтләргә тезеп, аларга униформа кидереп идарә итүне аңлатмыйдыр бит?! Баланың туа-тумыштан Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән үзенчәлекләрен, үзенә генә хас мөмкинлекләрен һәм сәләтен исәпкә алмаган гаиләдән ил өчен файдалы, талантлы шәхес үсеп чыкмаган кебек, милләтләрнең һәм республикаларның, төбәкләрнең СКАЧАТЬ