Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 25

СКАЧАТЬ һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.

      Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.

      13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.

      Ингушетия җитәкчелеге һәм гади кешеләр белән – чеченнар һәм ингушлар, урыслар һәм әрмәннәр, кабардиннар һәм балкарлар белән очрашулар вакытында без Татарстан турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Алар хәзерге шартларда үз мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәтне дөрес дип саныйлар.

      Шаһитларның сөйләвенчә, тыныч халык арасыннан инде 20 меңгә якын кеше һәм Россиянең берничә мең солдаты һәлак булган. Грозный ут эчендә, шәһәрнең үзәге нигезенә кадәр тар-мар ителгән. Әмма ул һаман да бирешми.

      Митингларда һәм урамнарда халык федераль җитәкчелеккә, бигрәк тә Егоров, Грачёв, Ельцин һәм Степашинга ләгънәт укый, халыкның бер өлеше Дудаевны да тәнкыйтьли.

      Чеченнар һәм урыслар, солдатлар һәм тыныч халык әлеге канлы суешны башлап җибәргән кешеләрне тагын һәм тагын бер СКАЧАТЬ