Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 23

СКАЧАТЬ комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.

      Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.

      Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.

      Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.

      Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. СКАЧАТЬ