Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 17

СКАЧАТЬ ишетмиләр, минем белән исәпләшмиләр, минем фикеремне санга сукмыйлар. Ә инде Кеше кадере булмаган илдә ниндидер абстракт демократия, федерализм, милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге турында сүз алып бару – бөтенләй мәгънәсез нәрсә.

      Менә шундый халәттә, шундый вазгыятьтә без нишли алабыз соң? Күкрәгебез белән амбразурага ташланып, үз-үзебезне корбан итикме? Өстән төшкән теләсә нинди фәрманны хуплап утырган замандагы кебек дәррәү кул күтәрикме? Әллә, акыллы кыяфәт чыгарып, дәшмичә генә мыек астыннан елмаеп утырыйкмы? Безнең татарда «Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта гына кеше булсаң – синнән түрә ясарлар» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Бүтәннәр теләсә нәрсә эшләсен, ә мин бүген үз сүземне әйтмичә, дәшмичә кала алмыйм.

      Юк, мин бу чыгышымда илдә үзе белгәнчә тәртип урнаштырырга тырышучы Россия Президентын да, аның «ә» дигәненә «мә» дип торучы күндәм Дәүләт Думасын да гаепләргә җыенмыйм. Чөнки аларны гаепләүдән бернинди мәгънә дә юк. Чөнки алар бүтәнчә уйлый, бүтәнчә фикер йөртә, бүтәнчә эшли һәм идарә итә белмиләр. Һәм, ни кызганыч, белергә дә, өйрәнергә дә теләмиләр.

      Илгә, кешеләргә терроризм куркынычы янаганын, дәүләттә тәртип урнаштырырга кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Әмма тәртипне ничек урнаштырырга икәнен генә белмибез. Көч белән, күсәк белән, куркыту юлы белән генә бүген илдә тәртип урнаштырып буламы? Әллә аның башка, үтемлерәк юллары бармы? Бәлки, тәртипне күпмедер дәрәҗәдә көч белән дә урнаштырып буладыр. Әмма бу сәясәт перспективалы сәясәт түгел, бу – вакытлы юаныч, үз-үзеңне алдау гына. Илдә тәртип урнаштыру өчен, бөтен хакимиятне бер йодрыкка, бер кулга туплау түгел, ә, киресенчә, өлкәләргә һәм республикаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп, һәр субъектта үз көчләре, үз мөмкинлекләре белән тәртип урнаштыруны законлы юл белән тәэмин итү отышлырак булыр иде. Колхоз рәисе күпме көч кулланып та, авылдагы һәр өйдә, һәр гаиләдә тәртип урнаштыра алмаган кебек, Мәскәүдән торып һәр төбәк белән идарә итү, тәртип урнаштыру – мөмкин булмаган эш. Һәркем иң беренче чиратта үз өендә үзе тәртип урнаштырырга тиеш. Азмы-күпме мөстәкыйльлек алган килеш тә Татарстанның соңгы ун-унбиш елда никадәр алга китүе, милләтләр һәм диннәр арасында ыгы-зыгы тудырмыйча, үз өендә, үз республикасында дус-тату яшәве – моңа бик ачык мисал бит югыйсә.

      Президентларны, губернаторларны Мәскәүдән билгеләп куюның киләчәктә нәрсәгә китерәсе барыбызга да билгеле. Россия, гадәттә, упкын читенә барып җитеп, үзенә таркалу куркынычы янаганда гына, милләтләргә бераз ирек биреп ала. Бу хәл 1918 елда да, 90 нчы еллар башында да булып алды. Әмма мондый иркенлек озак дәвам итми. Бу юлы да шулай булды. Гомер-гомергә бер милләтле дәүләт төзергә хыялланган Мәскәү, нефть бәяләре арту аркасында бераз тернәкләнә башлауга, яңадан шул күптәнге хыялын тормышка ашырырга тотынды. Белгәнебезчә, дөнья тәҗрибәсендә бер президентны икенче президентның билгеләп кую мисалы юк. Әгәр безнең президентыбыз киләчәктә кемдер тарафыннан билгеләп куела икән, димәк, Татарстан СКАЧАТЬ