Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 16

СКАЧАТЬ Ә шул ук халык, шул ук сайлаучылар тарафыннан сайланган, зур вәкаләтләр алган Дәүләт Думасы депутаты, әлеге законга куәт бирәсе, аны Россия күләмендә яклыйсы урында, киресенчә, бөтен көчен салып, аңа каршы көрәшә башлый.

      Мондый мисалларны без дүрт ел буе күреп, күзәтеп килдек. Татарстаннан сайланган депутатларның берничәсе дүрт ел буена Татарстанның хакын хаклап, хокукын яклап дүрт кәлимә сүз дә әйтә алмадылар, ә кайберләре исә турыдан-туры Татарстанга каршы көрәш юлына бастылар. Бер республикадан, бер халыктан сайланган депутатлар, бертуганнар кебек киңәш-табыш итешеп, уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәсе урынга, бер-берсе белән тарткалаша башладылар, кайберләре хәтта берсе-берсе белән исәнләшмәс, күрешмәс хәлгә җиттеләр. «Гаугалы йортта бәрәкәт булмас» диләр халыкта… Шуңа күрә дә алар ил күзенә күренерлек зур эшләр эшли, игелекле гамәлләр кыла алмадылар. Монысы инде булган хәлләр, бу инде безнең ачы тәҗрибәбез. Ә киләчәктә нишләргә, алдагы сайлаулар вакытында ничек итеп тагын алданмаска икән соң безгә?

      Шушы яшькә җитеп, минем әле халыкка бары тик яхшылыклар гына эшләргә вәгъдә итмәгән кандидатны, халык мәнфәгатьләрен якларга җыенмаган партияне күргәнем булмады. Вәгъдә белән ялган һәрвакыт шулай матур була торгандыр инде ул. Менә бүген дә егерме партиянең егермесе дә бары тик яхшылык кына вәгъдә итә, теркәлгән кандидатларның да телләрендә бал да май гына. Әмма безгә инде буш вәгъдәне – изге нияттән, матур сүзләрне матур эшләрдән аера белергә вакыт җиткәндер. 40–50 яшькә җитеп, ил файдасына 50 тиенлек тә эш башкармаган кешенең, депутат булгач кына, кинәт үзгәреп китүенә һич кенә дә ышана алмыйм мин.

      Газеталарда басылып чыккан партияләр исемлеген укыгач, егет чакларым искә төшеп китте. Яшь чагында чибәр кызлар бик күп була бит ул, кайсын сайларга белми аптырап бетәсең. Ә тормыш корып яши башлау өчен, аларның барысына да берьюлы өйләнеп булмый, арадан берсен генә сайларга туры килә. Киләчәктә кайсы партия вәкилләренә тавыш бирү мәсьәләсен дә ордым-бәрдем генә хәл итәргә ярамастыр. Ул партиянең «әти-әнисе», димәк ки, лидерлары кемнәр, аларның тоткан кыйблалары кайсы якта, яшәү рәвешләре нинди, ул партия тирәсенә ниндирәк кешеләр тупланган, аларның моңа кадәр халык файдасына эшләгән эшләре бармы, үз язмышыңны алар белән бергә бәйләп буламы?

      Соңгы арада мин дә үз-үземә кат-кат шундый сораулар бирдем, үз тирәмдәге фикердәшләрем, тәҗрибәле кешеләр белән киңәштем. Дөресен әйтим, бер партиянең дә «куенына» кермичә, егет кеше булып, бер читтән генә карап торырга ниятләгән чакларым да юк түгел иде. Безнең Президентыбыз, Дәүләт Советы Рәисебез дә, тагын йөзләгән-меңләгән акыллы һәм төпле ил агаларыбыз да соңгы араларда Россиядәге сәяси вазгыять хакында еш уйланганнардыр, четерекле сорауларга җаваплар эзләп, йокысыз төннәр үткәргәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки бүген бу хакта уйламаган кеше ул – үз язмышына да, ил язмышына да битараф, ваемсыз кешедер. Әгәр дә бүген шулай бар нәрсәгә битараф булып, горур кыяфәт белән бер читтә басып торсаң, син сәясәт арбасыннан төшеп каласың, димәк, синең язмышыңны башкалар хәл итәчәк. Ә инде ниндидер хәрәкәткә, кайсыдыр СКАЧАТЬ