Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 18

СКАЧАТЬ бөтен төбәкләр дә, шул исәптән безнең парламент та яклап тавыш бирәчәк. Берәүләр моны безнең бердәмлегебез билгесе дип аңлатыр. Бәлки, алар үзләренчә хаклы да булыр. Моннан гасыр ярым чамасы элек бөек француз язучысы Виктор Гюго исә: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый торган җирдә, гадәттә, беркем дә уйламый», – дип әйткән булган. Кем белә, бәлки, Виктор Гюго тагын да хаклырактыр… Анысын инде вакыт галиҗәнаплары күрсәтер.

      Әгәр дә Россия киләчәктә дә шулай Жириновский, Рогозиннар сызган юлдан баруын дәвам итсә, безне алда әле тагын да зуррак сынаулар көтәчәк. Ләкин без ул сынаулар алдында сыгылып төшәргә, мәшһүр шагыйребез әйтмешли, «вакытында җирне селкеттек, инде беттек, инде беттек» дип, күз яше сыгып, өметсезлеккә бирелеп утырырга тиеш түгелбез. Кемнәр ничектер, ә мин үз халкыма, республикабыз халкына ышанам. Ничәмә-ничә гасырлар дәвамында тарихның иң катлаулы сынауларыннан да исән чыккан халык бүген дә югалып калмас, үзенең туры сүзен әйтер, үзе сайлаган депутатларга һәм дәүләт җитәкчеләренә катгый таләпләрен куяр һәм, иң мөһиме, мәдәниятле, мәгърифәтле, туган телле һәм дәүләтле халык булып яшәү хыялыннан беркайчан да ваз кичмәс дип ышанам.

      Россия – бик тә үзенчәлекле ил. Хакимияткә килгән һәр илбашы анда үзенең эшен реформалар ясаудан башлый. Һәр президентның үз «революциясе» була. Шуңа күрә дә безнең яшәү өчен, рәхәт тормыш кичерү өчен бирелгән бердәнбер гомеребез үзебез теләгәнчә яшәп түгел, ә кемнәрдер белән көрәшеп, кемнәрнедер җиңеп, кемнәрдәндер җиңелеп үтә. Узган бер гасыр эчендә генә дә без инде ничәмә-ничә реформа кичердек, ничәмә-ничә революциянең канлы көрәшләрен уздык. Меңнәрчә, миллионнарча корбаннар биреп булса да, шушы көнгә кадәр килеп җиттек.

      Алла боерса, монысы да үтәр, һәм без чираттагы бу сынаулардан да исән-имин чыгарбыз дип өметләнәм.

      Чыгышымны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908 елда язган һәм бүген дә бик актуаль шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

      Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?

      Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?

      Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;

      Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң!

      Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;

      «Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!

      2004

      Рәхмәт ишетүе рәхәт

      Бер мандатлы Актүбә сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улының депутат эше турында

      КЫСКАЧА ХИСАБЫ

      Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләчәк IV чакырылышына 26 нчы Актүбә сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Разил Исмәгыйль улы Вәлиев шушы көннәрдә шәһәрдә һәм авылларда халык белән очрашулар СКАЧАТЬ