Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 30

СКАЧАТЬ бик авыр бер эш булып чыкты. Күп вузларда әлегә кадәр, урамдагы элмә такталарны исәпкә алмаганда, татар телендәге язуларны таба алмыйсың. Яртылаш татар егет, кызлары укыса да, аларда татар рухы, татар дөньясы сизелми. Пензада да, Рязаньда да шул ук вуз, Казанда да шул ук вуз… Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә җитәрлектер. Алар ике арада кысылып калганнар: ни ычкына алмыйлар, ни кычкыра алмыйлар. Алар бездә беркемгә дә кирәкми дигән тәэсир кала. Сораучы да юк, сораучы булмагач, җавап бирүче дә юк.

      Мәгариф министрлыгы мәктәпләр белән генә шөгыльләнә. Ярый әле, Министрлар Кабинетында аларга күз-колак булучы бер референт бар. Нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, Россия белән ике арадагы килешүне эшләтергә кирәк. Икенчедән, вузларның эшләрен координацияләүче бер үзәк булырга тиеш. Департаментмы ул, комитетмы ул, белмим. Бәлки, Мәгариф министрлыгына структур үзгәрешләр кертергә, статусын үзгәртергә, кайбер вәкаләтләрне аңа тапшырырга кирәктер. Бу хакта депутатларыбыз берничә тапкыр тәкъдимнәр белән чыкканнар иде инде. Колак салучы гына булмады…

      Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк дип саныйм: без, вузлар белән мавыгып, махсус урта белем бирүче техникумнарны, училищеларны бөтенләй күз уңыннан ычкындырдык. Аларның кайберләре белән генә министрлык шөгыльләнә. Ә менә республикадагы 30–40 техникум бөтенләй безнең контрольдә түгел. Аларның күбесе Мәскәү министрлыкларына карый. Ягъни ведомственный уку йортлары. Аларда татарча укыту – нуль! Әйтерсең лә анда безнең балалар укымый.

      Нәрсә ул Татарстан шартларында югары милли уку йорты, нәрсә ул икетелле уку йорты? Югары уку йортында укучылар татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиешләр? Әлбәттә, вузларыбыз төрле, максатлары да, укыту процесслары, программалары да төрле. Шуңа күрә аларның һәрберсенең икетеллелек буенча үзләренең концепциясе булырга тиештер. Әйтик, медицина академиясен тәмамлаган врач татар телен ничек белергә тиеш? Авиация институтындагы студент ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Физматта ничек укытырга? Галимнәрнең әлегә кадәр уртак бер фикергә килә алганнары юк. Берәүләр: «Беренче курстан ук татарча укытырга кирәк», – диләр. Икенчеләр: «Русча гына укытсаң да ярый», – дигән карашта тора. Өченчеләр: «Ике-өч курс татарча укыткач, русчага күчәргә кирәк», – ди. Кем хаклы? Безгә калса, һәр вузның үз концепциясе булган очракта, шуларны бергә туплап, уртак бер концепция төзергә мөмкин булыр иде. Бу хакта вузара фәнни-практик конференция уздырырга да вакыт җиткәндер. Әлегә без сукыр килеш кенә капшанып барабыз. Әллә инде без, яратып карый торган сериалдагы Аугусто кебек, күргән килеш тә күрмәмешкә салышып йөрибезме? Андыйларыбыз да бар шикелле.

      Әлбәттә, беребезгә дә җиңел түгел. Күчеш чорлары беркайчан да җиңел генә булмаган. Мин татар мәктәпләрен тәмамлаган ата-аналарның да хәлләрен аңлыйм. Алар балаларыбыз вузларга керә алмаслар дип куркалар. Алар да хаклы. Без исә: «Менә без дә татар мәктәбен бетердек. Барыбер кеше булдык. Академик та, инженер СКАЧАТЬ