Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 29

СКАЧАТЬ турындагы Законның әһәмиятен аңлатулар, аның кирәклеген дәлилләргә тырышулар – кирәксез бер эштер. Ул Законның, Дәүләт программасының мөстәкыйльлегебез белән, моннан нәкъ биш ел элек кабул ителгән Конституциябез белән турыдан-туры бәйле икәнен кат-кат кабатлау да кирәк булыр микән?!

      Кем-кем, әмма без барыбыз да боларның барысын, ниһаять, аңладык бугай инде.

      Моннан ел ярым элек булып узган шушындый уртак комиссия утырышында сөйләнгән сүзләр, чыгышлар бүген дә хәтеремдә. Анда күбрәк җан ачысы белән әйтелгән сүзләр, фикерләр, зарлану, эшләнмәгән эшләрне акча юклыкка сылтарга тырышу, күңел төшенкелеге өстенлек иткән иде. Инде менә Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән мәгълүматны карап чыкканнан соң, белешмәләр, отчётлар белән танышканнан соң, эчкә бераз җылы керде, күңелдә аз гына өмет уянды. Нәрсә генә дисәк тә, ничек кенә зарлансак та, азмы-күпме алга китеш сизелә, нәтиҗә бар, кулга тотып карарлык китаплар, дәреслекләр бар. Хәтта күптән хыялланган тел турындагы журналның да беренче саны чыкты. Шунысы гыйбрәтле: бер мәгълүм тел галимебез матбугат битләрендә: «Тел турында журнал кирәк», – дип зарланып язган көнне икенче бер галимебез миңа шул журналны кулыма тоттырды. Күрәсез, берәүләр һаман зарлана, елый, икенчеләр җиң сызганып эшләргә тырыша. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: Казан шәһәр Советы сессиясенең чираттагы утырышында телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча программа каралды. Анда хакимият башлыгы урынбасары Фаил Әхмәдиев доклад белән чыкты һәм әлеге журнал турында да әйтеп китте, шул ук вакытта «матди ярдәм күрсәтергә, елга дүрт тапкыр чыгарырга кирәк» дигән фикерне әйтте.

      Сүземне отчётлардан башлаган идем. Гомумән, аларга ышансаң, эшләр бездә элек тә әйбәт бара иде, хәзер дә шәп бара. Әмма шунысын да онытмыйк: отчётлар, гадәттә, еш кына алдаучан була. Без аларның ничек язылганын, саннарның кайлардан алынганын, ул саннарның ничә кул аша узганын яхшы беләбез һәм шуңа күрә ул отчётларга өлешчә генә ышанырга мәҗбүрбез. Мин инде монда белешмәләрдә китерелгән мисалларга тукталып тормыйм. Алар күп, алар әйбәт, алар күңелне тынычландырырлык. Мин кайбер уйлануларымны, теләкләремне генә сезгә җиткермәкче булам. Югары уку йортлары элек-электән үзләренең интеллектуаль көчләре, гыйльми, хәтта сәяси, иҗтимагый потенциаллары белән аерылып тордылар, җәмгыятьне әйдәп баручылар рәтендә булдылар. Тарихтан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Әмма, ни гаҗәп, үзгәртеп коруның беренче чорында бераз гына активлык күренсә дә, икетеллелек мәсьәләсенә килеп терәлгәч, вузлар инициативаны үз кулларына ала алмадылар. Мин биредә бигрәк тә әлеге проблемага фәнни яктан якын килүне, теоретик хезмәтләрне, яңа идеяләрне күз алдында тотам. Әгәр бу өлкәдә азмы-күпме эш эшләнгән икән, аларның барысы да диярлек, нигездә, аерым фидакярләрнең, энтузиастларның тырышлыгы белән генә булдырылды. Минем аларга ихластан рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тагын шунысы бераз гаҗәпкә калдыра: андый энтузиастлар күбрәк техник вузлардан. Мәсьәләне аңларга тырышу, Законны СКАЧАТЬ