Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 4

СКАЧАТЬ савыты-ние белән Зиннәтуллага китереп тоттырды:

      – Уйладым-уйладым да алмаштырмаска булдым әле мин, балам. Без күрәсене кеше күрмәс. Нинди акча белән алырга килешсәң, шундыйда бирергә кирәк булыр. Әркәшәгә иртәгә китерәм, дигән сүзем бар, сүздә тормау яхшы сыйфат түгел. Аллаһы боерса, алмашына-нитә калса, сәвит хөкүмәте ярлы кешене алдамас, тиярен бирер… Һәр көн радиу шул хакта әйтеп тора әнә. Җиһанша дигән исем дә бар бит әле минем. Ялганчы атын күтәрәсем килми. Бер дә булмаса, шушы тимер акчаларны гына ал да…

      Зиннәтулла, китәргә теләвен аңлатып, бүреген башына киде, тәлинкәне өстәлгә кире куйды:

      – Андые алмашынмаячак аның, Җиһанша абзый!

      Андые алмашына, мондые юк. Бер дә ышандырырлык кебек түгел иде, карт, ай-ваена карамый, тимер акчаларны Зиннәтулла кесәсенә шыплап тутырды:

      – Яңасын Заһирәбану артыннан гына җибәрерсең.

      Зиннәтулла сатулашырга чамалагандай итенсә дә, Җиһаншаның карары нык иде, егетне төрткәләбрәк ишектән чыгарып җибәрде.

      Ул да булмады, еламсыраган бер кыяфәттә Заһирәбану кайтып керде. Атасының нәрсә әйтәсен алдан ук сиземләгәнгә, сүзне үзе башлады:

      – И әтәй, яхшылык эшли торган кешеме соң ул Зиннәтулла?! Шул минем хакка дип кенә тырыша лабаса! Сорап килсәм, кире бормасын тагын, дип, синнән дә куркуы. Әшрәфҗаннар йортына аяк басасым да юк! Әмма дә ләкин тыңлыйсы иде сүзен, алмаштырасы иде акчаны! Утырып янабыз бит!

      Җиһанша ни дип әйтергә дә белмәде. Инде Заһирәсе дә болай чәпченгәч… Намаз укып ятарга да, кояш чыкканчы ук, Мукдунга Әркәшә янына китәргә булды. Зиннәтулла, әле халыкка әйтелмәгән, диде бит… Ничек тә өлгерергә кирәк иде. Җитмәсә, Яңа елга ни дә булса алырбыз дип, банктагы бөтен акчасын алып бетергән иде, чөнки кибеттә әйбернең юк вакыты, бәяләрнең бик нык күперенгән чагы иде.

      Кырык җиденең уналтынчы декабрь иртәсен киң юлын ай нуры яктырткан урман эчендә каршылады ул. Чынлап яктырып җиткәнче, радио дигәннәре яңа хәбәр җиткереп аваз салганчы, ничек тә Әркәшәгә барып җитәргә кирәк иде. Кешенең күптән ныклап йөрмәгәнлеге күренеп торса да, кемдер бу төндә алайга-болайга узган. Маяк ылысларны бу кышта кар күмә язып яуган. Анда-санда куян-поши эзләре кисеп үткән юл алай да батып чумарлык түгел, төптәрәк шактый ныгыган икән.

      Җиһанша хәлдән тайса да, вакытында барып җитте, әле Әркәшә торган гына, ахрысы, кичтән бикләнми дә калдырылган ишекләреннән кергәндә, мич артындагы лаканда юынып маташа иде. Битен соңгы тапкыр сыпырып алды да, сөлгегә сөртә-сөртә, аның янына чыкты:

      – Әйдүк, әйдүк, Җиканша, кер, үстәлгә кил, мин казер.

      Җиһанша, дивар белән клеенкасыз-нисез генә әзерләнгән өстәл арасына кереп кысылгач, капчыгыннан тәфтишләп төргән акчалы ашъяулыгын тартып чыгарды:

      – Менә китердем, санап ал, Әркәшә. Нәкъ килешкәнчә.

      Әркәшә, сүзләрен сайлаганын белдертеп торган иреннәрен мимылдатып, өстәлнең каршы ягына утырды. Аннан таралып төшкән акчаларны танышы турысына СКАЧАТЬ