Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 6

СКАЧАТЬ соңрак, Зәмзәмбану үзенә миһербанлырак булып киткәч тә, классташ кызлары арасында Әхмәтҗан күңеленә ятмаганы ул иде. Тулы иреннәре, түгәрәк күзләре ябык йөзенә килешмәсәләр дә килешмәсләр икән. Чәчләре үремнән чыккан, көрән күлмәге өстендә болай да эленке-салынкы яткан алъяпкычының канатлары җилкәләреннән салынып төшкән булыр. Син аңа ошамаган берәр сүз әйтеп кара! Ачуын китергәнне тотар да тукмар.

      Укытучыларга каршы килергә дә тайчынып тормаган Зәмзәмбану көннәрдән бер көнне Әхмәтҗанга карата үзгәрде дә куйды. Дәресен хәзерләгән булса – күчертер, малайлар белән сугыша башласа – яклап чыгар. Моның хикмәтен иптәшләре арасында сизенмәгән кеше калмаса да, башына уй озаграк керә торган Әхмәтҗан гына чамаламады, кыздан күргән яхшылыкның барысын күршелегенә сылтады.

      Зәмзәмбану мәктәпне тәмамлап, тулыланып китеп, егетләр күзе төшәрлек чибәркәйгә әйләнгәч кенә, Әхмәтҗанның маңгаена китереп суктылармыни: кызларның тормыш итәргә ярарлыгы каршы якта гына үскән икән ләбаса! Шул кичне үк Зәмзәмбануны ул озата кайтты. Кыз капка төбенә җиткәнче сизенмәсен, керпеләнмәсен өчен, түгәрәк уеннарны яратмаса да, алтылысына да, сигезлесенә дә катнашты, каешлыга, назалыга да чыккан булды, Зәмзәмбану түгәрәк читендә ялгызы калган бер вакытта аны вальска да дәшеп алды.

      Барысы да җай гына бара иде. Әхмәтҗан үзенә тиеп киткәндә дулкынланган күкрәкләрне дә, кайнар дым булып чыккан иреннәр сулышын да, кызның үзенеке белән парлашкан кулларының бармак очларына кадәр тирләвен дә сизде. Боларны Зәмзәмбануның егеткә битараф түгеллегенә санады.

      Вечерның ахырына кадәр кайтып китмәгән егет белән кызның бер якка атлавында да үзләре белән таралышкан яшьләр мәгънә салып карамадылар, әле гомерлек пар табарга өлгермәгән күршеләр өчен бу табигый бер хәл иде.

      Төрле вак-төякне сөйләшеп, әкрен генә үз турыларына кайтып җиткәндә, Әхмәтҗан Зәмзәмбануны култыгыннан алды:

      – Рөхсәттер бит?

      – Рөхсәт сорарга соңга калдың бугай инде, – дип көлде кыз.

      – Капка төбегездәге утыргычта бераз сөйләшеп утырмыйбызмы, Зәмзәмбану?

      – Мине тыңлатырлык сүз тапсаң!

      Әхмәтҗанның сөйләгәннәре Зәмзәмбануны тыңлату гына түгел, авызына каратып торырлык булып чыкты. Ул тиздән Мәскәүгә укырга китәсен, анда авылны бик сагыначагын, шуңа күрә Зәмзәмбану белән хат алышып торырга теләге барлыгын белдерде. Әкрен искән җил кебек агып торган бу хикәяттән егетнең яңа тормышы, йорт хуҗалары, Мәскәүдә яшәгән туган-тумачалары – берсе дә төшеп калмады. Әтәчләр кычкыра башлагач кына, Әхмәтҗан сүзе беткәнне аңлаткандай торды, кызны да кулларыннан тотып урыныннан күтәрде һәм, таң салкыны иңә башлаган кочагына тартып:

      – Боларга каршы ни әйтерсең? – дип сорады.

      Зәмзәмбану ничә еллар көткән сүзләрне ишетүдән болай да исәрләнгән иде, инде егет тәненең якынлыгын да тойгач, тәмам югалып калды. Әхмәтҗанны кочарга СКАЧАТЬ