Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 7

СКАЧАТЬ әмма тыштан элеккечә яшәү белән яшәп китте. Шул көннән кыз клубка йөрүне ташлады, болынга кичке уеннарга да төшми башлады. Ара-тирә капка күләгәсе астындагы утыргычта хәл алган күрше карчыклары янына гына чыгып керсә керер дә, башын күтәрмичә, өй тирәсендә эшләр дә эшләр.

      Әхмәтҗан Мәскәүгә кире китмәде, авылда калды. Ул ыгы-зыгылы башкала тормышыннан тәмам туеп, авылның кара эшенә сусап, бәйрәмнәрен сагынып, төрле планнар корып кайткан иде. Үч иткән кебек, хыялларына тормышка ашарга язмаган икән: хатыны Нилүфәр кыска гомерле булып чыкты, шул җәйдә үк, үзе дә уйламаган-нитмәгән бер вакытта, дару-фәлән белән генә үтмәслек чире табылып дөнья куйды. Хәсрәт ялгызы йөрми, диләр, аның артыннан ук димләп килгән Шәргыясе районнан кайтышлый юл казасына очрады. Агымсу өстендәге күтәртмәле басманың такталары ычкынып китеп, бөтерелеп аккан карлы-бозлы язгы елга суына барып төште. Гәүдәсен ике тәүлектән соң гына күрше авылның таллары төбеннән таптылар.

      Кеше бәхетсезлекләренең сәбәпчесе дип үзен санаган Әхмәтҗан ялгызы яшәргә, күңелен тулысы белән ата-анасын карауга, йортына салырга ниятләде. Моңарчы алар зур хуҗалык белән көн итмиләр, Әхмәтҗанның читкә чыгып, балта эшендә тапканы иркен яшәргә җитә иде. Өйдә хатын-кыз кулы калмагач, йорт эшләренең үзенә төшәсен аңлаган тол ир колхозга эшкә чыкты, абзарына тавыгын-сарыгын алып җибәрде, колхозның нәселле атыннан туган яшь колынны алып, тыкрык яны киртәсенә терәп ясалган аранга җибәрде. Исәбе аннан Сабантуй батыры ясау иде, шуңа күрә колынга Җилдем дип исем кушты.

      Җилдем кулга өйрәтелсә дә, чабышкы булып җиткәнче, авыр эшләргә артык күп катнашмады, Әхмәтҗанның үзенең һәм күршеләренең бакчасын гына сукалады, елына бер-ике тапкыр тегермәнгә он тарттырырга, күрше авылга йон теттерергә барды.

      Яз җиткәч, иң элек арчылып, иң элек кипкән ишегалдына җибәрсәң, тыпырчынып торган Җилдем, ярышка атлыгып, җирне ярып-ярып бетерә торган иде. Инде дә капка ачып иреккә ычкындырсаң, артыннан куа килүчеләр бардай, томырылып болынга таба чаба һәм, кара тиргә баткач, кире кайтып керә дә, баскыч төбенә килеп, иреннәре белән келә бавын тарта, хуҗасының чыкканын, мактап маңгаен кашыганын, тәмле ризык каптырганын көтә торган булды.

      Тора-бара Җилдем ярышта җиңәрлек бер тай булып өлгерде һәм берничә ел Сабантуй чабышында иптәшләрен басу юлының кара тузаны эчендә калдырып, иң алдан мәйданга килде.

      Быел Әхмәтҗан өчен көтелмәгәнрәк бер хәл булды. Гадәттә, Сабантуйларда кызыл сөлгеләрнең, чиккән кулъяулыкларның иң күбен бәйгенең артында килгән ат дугасына бәйлиләр. Зәмзәмбану, бүләксез калган ат яшь белән елый, рәхмәтсез кешеләргә рәнҗи икән, дигәнне дә уйлап тормастан, кыш буе чиккән шакмак сөлгесен тәүге килгән Җилдем дугасына элде. Әлеге дугага җай яткан үлчәмле чуар тукымалар арасында чуклы сөлге бик матур дулкынланып берничә мәртәбә мәйдан әйләнде дә, Әхмәтҗан йөзендәге тир бөртекләрен сөртеп алганнан соң, батыр муенында мәйданнан кайтып китте.

      Зәмзәмбануның бу гамәле СКАЧАТЬ