Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 5

СКАЧАТЬ китеп, инде Әркәшә сыерының ун бәя генә дә йөрмәгәнен, түләүнең дә кызы Заһирәбануга каласын аңлады. Бөтен өмете туачак бозауда иде.

      Җиһанша килер җәйләрне күрә алмады. Авылдашлары, март җылысында, җилләнеп китеп, тегермәнгә төшеп утырган да ташының суыгын эләктергән икән… дип кенә сөйләштеләр дә, үз гамьнәре гамь иде, сәбәбен тирәннән уйламадылар, тора-бара бу иртә үлемне тәмам оныттылар. Бөтенләй күзәтүчесез-хуҗасыз калган тегермәннәрне бала-чага уен җире итте, буасын да буып тормадылар. Хәер, аның инде кирәге бар дип тә уйламадылар. Авылга ерактан ут килде, кызы да кияүгә китеп, анасын үзе янына алдыргач, рөхсәт сорап-нитеп тә тормадылар, кешесез калган Җиһанша нигезенә пекарня корып куйдылар.

      Төшлектә кибеткә килгән хуш исле ипине алырга төшкән Әшрәфҗан карт соңгы араларда, урам буйлап турыдан кайтмыйча, тегермән аша әйләнергә гадәтләнде. Балаларына аның бу гадәте бик тә сәер тоела, үзгәрдең син, әтәй, димиләр, алмашындың, дигән булалар. Вакыттыр инде, алмашынырга да вакыттыр…

      Тегермән кебек нык ир иде Җиһанша, ул менә юк, тал кебек сыек кордые яши… Аның сеткасында хуш исле ипиләр. Бүлешсәң, тирәк төбендә чүпләнгән каргаларга да, Әшрәфҗанның оныкларына да, үзенә дә җитә ул, әмма авыздан өзеп, балалар эшләгән акчага алынган икмәкне ерткыч кошларга барыбер бирәсе килми.

      …Кем дип уйлап китте аның турында Җиһанша?

2010

      Көннәр китә эңгергә

      Әхмәтҗан бер-бер артлы өч хатынын югалтты. Беренчесе үлгәч, нишлисең, Хода бәндәсе, язмышы шулдыр, авыр туфрагы җиңел булсын дип, үз-үзен юаткан иде. Икенчесен кабергә төшергәч, туфрак ыргытырга кулы бармады, шуның белән хәләл җефетенең тынсыз тәненә дә авырлык китерер шикелле, башкалар мәет өстенә кызыл балчык өемнәрен төшергәндә, сакалын сыпырып, бер читтә моң гына карап торды. Аннан, үлгән артыннан үлеп булмый инде, Хода язса, тагын берәрсе, бәлки, гомерлеге дә булыр әле дигән өметләр белән, һич югы, балалары калмауга – ятимнәр юклыкка сөенеп, өенә кайтып китте.

      Өченче хатынын күмгәндә, Әхмәтҗан, инде зират капкасын да атлап керергә базмыйча, күңеленә кабергә тере кешене төшерәләр кебек килеп, койма очларына таянды да шытырдатып тешләрен кысты. Койманың тышкы ягында, аның янәшәсендә калган Бибигөл түтәе авыз эченнән быгыр-быгыр килгән Әхмәтҗанның ни әйтергә маташуы хакында баш ватты, әмма тол ир үз теленә килгәнне үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Ул зират кырыннан бик соңлап – кеше таралышканнан соң да әллә никадәр вакыт үткәч кенә кайтып китте. Ялгыз, хатынсыз, шыксыз өйгә аяклары тартмаганга, әле бер капка төбендәге утыргычка утырды, әле икенчесенә кунаклады.

      Баштарак Әхмәтҗан, кешеләр киткәнне көтеп торырга да дымлы кабер өстенә ятып, бит тырный-тырный еларга уйлаган иде. Ул елаулар, бәгырьдән өзелгән аһ-ваһлар гына аның хәсрәтен җиңеләйтер микән?! Күңелне шушы көннәрдә тутырган үкенечләрне оныттырырмы?

      Әхмәтҗанның ничәмә еллар кочагы җылысында төн кичкән Зәмзәмбануын бабасы йортыннан гына озаттылар. Кияү балакайларына болай да авыр икәнлекне белгәнгә, күмү эшләре СКАЧАТЬ