Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 24

СКАЧАТЬ җаны-тәне белән хезмәт итүче булыр, сәүдәгәрлекне сайласа, баеп китсә, әдипләрнең спонсорына әйләнер, газета-мазар тирәсендә эшләсә, халык язмышын кайгыртып, мәкаләләр язар, мәктәпкә барса, директор-фәлән итеп куярлар да, яхшы укытучыларның кадерен белер, үзе исә укытудан ераграк торыр дип уйлады. Дөрес, егет жәлләп куйган «өчле»гә риза түгеллеген шунда ук сиздерде. Зачётканы алганчы дәшми генә торса да, аудитория ишеген япканда:

      – Сез минем кем булачагымны белмисез әле, кызганыч, – дип әйтеп ташлады. – Бәлки, үз язмышыгыз да минем кулдадыр.

      Әллә кайчан булып узган вакыйгаларның Саримә хәтеренә моңа кадәр бер дә килгәне юк иде, җае гына чыкмаган икән. Шуларны уйласа да, Саримә башлап сәлам бирмәде, кем Сез, кафедрада нишләп йөрисез, дип сорау алырга да тотынмады. Ул егетнең барыбер дәшәчәген яхшы белә иде.

      Башындагы эшләпәсен, салып, зачётка янына куйгач, ишек катындагы көзгедә чәчен сыпыргалап алгач, тарагына өргәли-өргәли, ул тагын Саримә янына килде һәм сүзне сәламнәрсез-нисез генә башлады:

      – Сезнең «өчле»гезгә карап тормадым, барыбер кеше булдым бит, Саримә Сәфихановна. Оныткансыздыр дип уйламыйм, алай да тагын бер танышу зыян итмәс, ФСБ майоры Фәйзан Тәминдаров.

      Саримә бик җитди бер кыяфәттә баш какты, бу аның, бик яхшы, дигәнен аңлата иде.

      – Имтиханнан чыгып киткәндә әйткән сүзләремне исегезгә төшерим дип кенә килүем. Заодно сеңелкәшне дә эләктердем. Бер киребеткән укытучы гарәп язуыннан билге куймый йөдәтә. Аның да минем дәрәҗәгә күтәреләсен белми әле ул.

      Сүзгә читтән генә күзәтеп торган икенче бер укытучы кушылды:

      – Акыллым, Сезгә мин ничәле куйган идем соң?

      – Сезнеке билгеле инде – «бик яхшы», шуңа үч тә сакламыйм бит, туп-туры Саримә Сәфихановна янына килдем.

      Фольклор укытучысы эчтән нидер уйлап елмайды, әмма сер итеп калдырды шикелле, бары тик:

      – Отлично, акыллым, отлично, димәк, мин кеше буласыгызны алдан күргәнмен, – диде ул, егетне юрамалый сөендереп.

      Кафедрада мондый кызыклы очрашулар, сөйләшүләр еш булып тора, аны әллә ни игътибарга алган кеше дә юк. Чакырылмаган «кунак» чыгып китүгә үк, аның килгәнлеге дә онытылыр иде, бәлки, әмма ул, элекке гадәте буенча булса кирәк, ишекне япканда, артына борылып, кисәтүле җөмләсен әйтүне хуп күрде:

      – Деканатка кереп, сеңелкәшнең дә кем буласын әйтеп чыгарга кирәк, анда мине яхшы беләләр, сүземне аяк астына салганнары юк. Кешенең кемлеген аера белсәгез, хәзер анда Сез утырыр идегез. Кеше булырга кирәк, Саримә Сәфихановна, кеше булырга.

      Абыйсыннан аерылып калган кыз, рөхсәт сорамый-нитми генә, буш урындыкларның берсенә килеп утырды. Зачёт куймаган укытучыны бик тиз тапканнар: кыз өстәл өстендәге дәфтәр-кәгазьләрне озак караштыргалый алмады.

      Яшь булса да, Хәзинә ханым принципиальлек, гаделлек белән танылган мөгаллимә иде. Җитәкчелекнең нидер әйткәне күренеп тора, аксыл йөзендә тимгел-тимгел СКАЧАТЬ