Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 25

СКАЧАТЬ миңа исе дә китмәгән бер кыяфәттә, урам якка карап утырыр иде микән?! Әни әйтмешли, ирләргә кытлык бер заманда! Бөтен урамга әтидән башка сугыштан әйләнеп кайткан ир заты булмаган чакта! Без бу турыда абый белән көн дә ишетеп торабыз, балаларының сау, әтиебезнең исән-иминлегенә әнинең табын саен шөкрана кылулары бераз туйдырды да инде, аның каравы инде икенче ел өстебез бөтенлеккә, тамагыбыз туклыкка үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.

      Ирле йортка кызның килен булып төшәргә риза буласына шигем юк. Ул бездә түр тәрәзә төбендә чигү чигеп, бәйләү бәйләп кенә утырыр. Әни уңган, ул аның кулын йорт эшләренә тидермәячәк тә, авыр эшне әти, абый белән үзебез дә эшлибез. Бергәләп яңа салынган, кыш кирәге чыкса дип мич тә чыгарылган ак келәттә яшәргә дә яшәргә.

      Кыз матур! Их, тагын бер генә тапкыр бу якка да борылып караса! Карады! Караган чакта уң толымы чулпысы-ние белән аркасына сыланып ятты. Яныннан үтәргә батырчылык итсәм, шул чулпылардан тартып булса да яраттырачак идем мин аны!

      Урамнан пычранып кайткан телогрейкамны ишек кырындагы кадакка элдем дә, кечерәеп калган костюмымны рәтлерәк күрсәтер өчен йолыккалый-йолыккалый, әни янына килдем. Ул аяк астында буталып йөрмәсәңче дигәндәйрәк сөзеп караса да, ипи туралган бер стакан сөтне шапылдатып өстәлгә китереп куйды һәм миңа таба этте:

      – Аша да атаңа булышырга чык!

      Кунак кызы киткәч тә эшләргә була бит инде. И бу әнине! Ниндидер серләре булмагае. Әнинең катылыгына, мине аңламавына үпкәләмәдем. Ул безнең болай да кырысрак кеше. Әти менә бөтенләй икенче. Ул нәрсә теләсәң, шуны эшләргә рөхсәтен бирә. Клуб тәрәзәсенең форточкасыннан кино күрсәткән залга кергән өчен дә сүкми. Күрше әбинең кыярларын чәлдергән өчен дә орышмый. Безнең шул хакта сөйләгәннәребезне тик елмаеп тыңлап тора.

      Көн буе язгы бакчада казынып, тамак тәмам ачкан. Шул арада сөтне юк иттем дә стаканны яңадан әнигә таба эттем. Ул бу юлы миңа мүкләк сыер сөтен иписез-нисез генә салды, әмма, гадәтенчә, бабагыз тегермән каравылчысы түгел, дип шелтәләмәде, сыерның сөткә саранлыгыннан да зарланмады.

      Ул арада кунак кызы да китәргә җыенды. Торды, утырган урындыгын алып куйды. Аяк очларына йомшак кына басып яныбызга килде. Аның:

      – Ярар, Өммениса апа, мин китим. Инде тәмам югалтканнардыр. Җай чыкса, тагын килеп китәрмен әле, – дигәненә әни:

      – Торсаң була иде әле, Нурбиби. Зиннәт улым бакча буеннан яшь кычыткан җыеп кергән, сөтле үлән ашы пешерергә салып җибәрәм, – дип калырга әйдәсә дә ризалашмады, әрсезләнеп табынга утыруны яхшысынмагандай, авырданрак ишек янына килде һәм, миңа карап:

      – Үскәнем, ничә яшь инде үзеңә? – дип сорады.

      – Алты! – дидем мин, бармакларымны бөгә-бөгә, инде яшемне болай гына әйтмәвемне, күптән санарга өйрәнгәнемне күрсәтергә, кыз каршында бераз бәямне күтәрергә теләп. Әти-әни белән киңәшмичә, аңа өйләнәсе икәнлегемне әйтергә йөрәгем җитмәде. Озата чыксам сүз кушарга да булыр иде, тик әнинең Нурбиби апаны үзе озатачагы көн кебек ачык.

      – Зур икәнсең СКАЧАТЬ