Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 26

СКАЧАТЬ ябалдашы ботагыннан кереп, төп тамырыннан җир үзәгенә үткән яшен уты әллә кайчан ук сүнеп, яктылык тузанына әйләнгәндер инде. Менә шул яшеннең имән аша күктән җиргә иңгән изге мәлендә ул – Яшел Мөгез – дөньяга яратылган да инде. Хәзер аны – әлеге яшеннең нарасый бер чаткысын – имән куышына ябып куйдылар. Куышлы имәнне яшен бүтән бер дә сукмый, буш чикләвекне бүтән аҗаган алмый. Шуңа күрә ул моннан горур, тәкәббер, фәкать үз сүзенә, сүзенең мәгънәсенә, мәгънәсенең асылына гына баш игән, буйсындырылган Яшел Мөгез кыяфәтендә чыга алмый инде. Әшнә урманындагы меңьяшәр имән әле әкәлә генә булганына чиксез дәверләр элек үк шулай билгеләнгән. Хәзер ул җирдә яшәгән, вафат булган йә үтерелгән – шәһит киткән миллиардларча Адәми затларның яшисе, аннары вакыты җиткәч үләсе йә үтереләсе, шуннан соң һәлак буласы бер мәхлугы гына инде.

      Ул сыкрап, ыңгырашып җибәрде. Баланың ана карыныннан билгесез дөньяга килеп чыккан мәлендәгечә, тәне җыерылып, куырылып килде. Тик ул еламады. Ул бу мизгелдә үзенең озын-озаккамы, әллә бертын алырга гына җитәрлекме яңа – очыннан ук үлем башлана торган яшәү дөньясына туып килгәнлеген тойды, аңлады, шуның белән килеште инде. Ул үз-үзен: «Алда соңгы сәгать сугуын сизенеп курыкма, – дип тынычландырды. – Сине дөньяга яңа кыяфәттә барлыкка килү, шуның белән бар нәрсәнең яңа тәртибе генә көтә. Күкләр, Асыл Рух сиңа, моны яхшы, түземле, илһамланып кичерер өчен, көч-мәдәтен кызганмастыр. Әйе, бу соңгы сәгатьне көтеп, шуның белән өртеләсеңне белсәң дә курыкма. Ул – бары тик тәнеңнең генә соңгы сәгате, ә җаның барыбер мәңгелектән мәңгелеккә кала. Табигать синең зиһенеңне бер халәттән бүтәненә күчкәндә генә барлый, тенти, сиңа кирәген генә биреп чыгара, аннары шул кирәге белән яңадан үзенә ала. Син үзеңнең өске киемеңнән – җирән төгең белән яшел мөгезеңнән генә мәхрүм каласың. Әллә никадәрле йөк түгел. Берзаманны, анаң карыныннан чыкканда, төксез дә, мөгезсез дә идең ич инде. Ә бүтән дөньяга – үлем дөньясына кергәндә, аларсыз калудан нигә өркәсең? Менә сыкрыйсың, ыңгырашасың. Ә бер тапкыр – Шүрәле булып шәрә яратылган мизгелдә – шулай сыкрамадың, ыңгырашмадыңмыни? Шулай булгач, әүвәл бер тапкыр ия булганыңны югалту һәр язда, ябагаңны коеп, яңа төкләр үстерүең ише нәрсә генә түгелмени? Әйе, бу тәнеңне ташлап китәргә мәҗбүр ителүеңне ябагаңны кою дип кенә кабул кыл. Анаң синнән бушаган карынын үз эченнән каны белән бергә тышка агызып чыгарган да җиргә күмеп череткән ич инде. Ә син – бүтәнчә яшәүгә хөкем ителгән җан – җирән төгең белән яшел мөгезеңне югалтудан куркасыңмы? Алай булгач, нигә дип Курку хисен санламадың, кире кактың? Хәзер куркасың икән, димәк, син үз җаныңны үзең кытыклап юандырмакчы буласың.

      Ул муенчагының күтәрә алмастай авырая, түзалмастай кыза башлаганын тойды.

      Имән куышының төннегендәге чикләвек кенә сыярлык тишектән, ут хәнҗәре булып, Айның зәңгәр нуры бәреп керде. Әлеге нур, күз сирпешедәй генә арада яктырып торгач, һич тә булмагандай юкка чыкканда. куышта Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез юк иде инде. Аның сөекле Шүрәле илендәге соңгы кичереше анасының ахыргы тулгагы ише кыска, әмма Адәми затлар газабы, Адәми затлар бәхетсезлеге кебек чиксез булды.

      Олуг СКАЧАТЬ