Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 13

СКАЧАТЬ суйган мал ашы ашап кына теләккә ирешеп булмый шул! – диде. – Бик ирешер идең дә кана, бәдәл-хаҗга йөреп кенә кияү синең ни теләп тә тулмаган карыныңны тутыра алмас шул… Таныш соң, Габдуллаҗан: бусы җизнәңнең сеңлесе Газизә җиңгәң булыр. Бездә торалар.

      – Аллага шөкер! – диде аңа Газизә, түшен киереп. – Аштан ашка гына йөргән көннәребез әле! – Аннары ул, Габдулладан дорфа сүзе өчен үкенгәнен белдереп: – Син шул Габдуллаҗанмыни инде, бәгырькәччәем? Әйттем исә кайттым, яме, наным, яме? – диде.

      Малай, сәкедән шуып төшеп, аптыравыннан күрешергә дә оныткан кыяфәттә өч Газизәгә дә карап алганнан соң:

      – Монда башың адашырлык икән: берьюлы ике Фатыйма, өч Газизә! – дип көлде. – Әллә дөньяда бүтән исем беткәнме? Бер казанга ике тәкә башы да сыймый, дигән булалар тагын!

      – Кара, кара, – диде яңа кергән Газизә, аңа күзен тутырып карап һәм чигенә-чигенә. – Бусына тиклем артыксынып өлгергән инде әллә?

      Хатын-кызлар тыенкы гына, ләкин, кинәнешеп, бердәм көлеп җибәрделәр.

      – Гыйлемлеге өстенә җор телле дә икән әле үзе! – дип сөенде Өлкән Фатыйма.

      Кече Газизә дә, канәгать калып:

      – Әйтәм ич, чат әти инде менәтерә! – дип өстәде.

      – Башыңа төшсә сыясың икән аны, – диде яңа кергән Газизә, кинәт мескенәеп калып. – Кырыгына – бер иман, утызына бер комган булса да сыярга туры килә. Ни хәл итәсең: шундый тозлы су сипкән җир инде бу минем бертуган абыем Галиәсгар йорты. Үзенең генә бәхете булмады бәгырькәччәемнең: бер-бер артлы күз уңында тоткан углы белән кызы дөнья куйсын әле, ә?! Ярар, Габдуллаҗан бәгырькәччәем, шикләнмә: сине дә монда ни торган авылларыңа, ни Казан каласына сыймаган корбан тәкәсе итмәскә генә хәлебездән килер. Алла җүн кылса, ничек тә сыешырбыз, – дип, ул сәке читенә утырды да яулык очын күзенә тидереп-тидереп алды.

      Өлкән Газизәнең дә күңеле тулышты бугай: ул самавыр битенә учын куеп карады да, аның суынып беткәненә тәгаен ышангач, Кече Фатыймага:

      – Бар, кызым, Гайни апаңа чыгарып бир әле, яңартсын, – диде.

      – Хәзер, әни. Бу самавыр бик тиз кайнап чыга ул. Аннары никтер тиз сүрелә тагын.

      – Чат минем төсле инде! – диде яңа кергән Газизә, елмаерга тырышып. – Чат минем төсле…

      Ә Габдулла ишек турысындагы шәмаилгә күтәрелеп карады һәм, аның пыяласында Кырлайдагы ата-анасы чагылып киткәндәге шикелле тоелгач, артка чигенде, китап өеменнән берсен алып актарырга, туктап-туктап укырга кереште.

      Бу вакыт зал ишеге шәмаиле пыяласында Кече Фатыйманың чагылышы күренеп узды. Ә Галиәсгар Госманов бүлмәсендәге шәмаилдә аның үзенең һәм Сафиулланың тирләп пешкән йөзләре кайтарыла иде. Зиннәтле идән сәгатенең зур теле салмак кына – көттереп диярлек чайкала да чайкала. Тик почмактагы зур көзгедә тагын берәү башына кара хәтфә кәләпүш, өстенә казаки кигән, пөхтә генә сакал-мыеклы кеше күренеп тора иде. Күрәсең, ул салкыннан әле яңа гына кереп чишенгән, йөзе кызарынган, кулын әледән-әле мич йөзенә куеп-куеп ала. Күз читләре әллә күләгәдән, СКАЧАТЬ