Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 53

СКАЧАТЬ ашыга. Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли, боларның һәммәсе «до лампочки». Көне буе ком өстендә аунап, аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралту гына җитмәгән тагы, исе китте ди… Менә ул, диңгез дулкыны төсендәге кимоносын шул көе генә киеп, биек яр читләтеп атлады.

      Югарыдан Кама һәм аның аръягындагы күлләр, болынлыклар уч төбендәгедәй ачык күренә. Иркенлеккә, киңлеккә сокланып туймаслык. Елга уртасыннан кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп «Метеор» узып бара. Аның артыннан бөтерелеп калган дулкыннар өстендә акчарлаклар уйный. Альбиноза гомерендә беренче тапкыр үзенә рәссамлык сәләте бирелмәгәнгә уфтанып куйды. Югыйсә кечкенә чакта әнисе өч елга якын шәһәрнең икенче почмагындагы художество мәктәбенә йөрткән иде аны. Ә ул яратмады, әнисе шулай теләгәнгә генә йөрде. Соңыннан барыбер үзенекен итте – ташлады ул мәктәпне.

      Ял йортыннан инде шактый кителгән иде. Нарат агачларын юкәләр, каеннар алмаштырды. Текә яр читендә үк үскән ялгыз ак каенга килеп сөялде кыз. Яшь һәм зифа чагы иде каенның. Альбинозага үзенең дә шул каен сыман зифа һәм матур булуын тою рәхәт иде. Тик шулай да, әлеге каендай, текә яр читендә үк үсәсе, торасы килмәс иде аның. Яр читендә торган әйбер никадәрле генә сылу һәм көчле булмасын, ул барыбер иртәме-соңмы түбәнгә тәгәрәячәк. Альбинозаның андый язмышка дучар буласы килми. Киләчәк язмышыңны беләсеңме икән син, бичара каен?..

      Ә түбәндә – елга читендә – дөнья мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләләр. Торна муенлы кран белән машиналар алып төшкән бүрәнәләрне бушаталар. Бер төркем ирләр сал бәйли. Альбинозага бу кызык булып китте. Элек-электән, агып барган салларны күргәндә, аның күңеле һәрчак тынгысызланып куя торган иде. Шул саллар өстенә утырырга иде дә су буйлап ерак-еракларга агып китәргә иде… Шагыйрь әйтмешли, «Башны салларга салып, китәргә иде агып…» Хәер, ул да ага кебек, тормыш дулкыннары аны да какмады түгел. Тик шулай да саллар турындагысы хыял иде, һичкайчан тормышка ашмаячак хыял. Ул моны үзе дә яхшы белә. Салда агу өчен түземлек, азмы-күпме ихтыяр көче дә кирәк ич. Ә ул тормышта да, мәхәббәттә дә озакка сузуны яратмый. Берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән…

      Сал бәйләгәнне әле аның күргәне юк иде. Салны бәйлиләрме яисә җыялармы – аның бу хакта уйланганы да булмагандыр. Хәер, ул, гомумән, үзенә кагылышы булмаган нәрсәләр турында уйланып баш ватарга яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәрнәрсәгә тыкшынып йөрүне хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы – яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми дип саный иде ул. Һәм үз карашларының дөреслегенә әлегәчә икеләнгәне булмады…

      Шундый уйларга бирелеп… Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез. Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт яр СКАЧАТЬ