Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 56

СКАЧАТЬ ашыктыра төште кыз. Аңар кызык иде, зур тизлек белән очып килгән тизйөрешле теплоходның борынын кисәләр ләбаса…

      Һәм кистеләр дә… Якынлашып җитте дигәндә генә борын төбеннән үк кисеп чыктылар. «Метеор»ның канатларыннан сибелгән су тузаны һәм салкынча җил Альбинозаның аркасыннан ук сыйпап узды. Ә егет һаман саен ишүен белә, аның таза беләкләре ишкәк сапларына берегеп үскән сыман тоелды кызга. Уч төпләреннән ике беләгенә һәм шул беләкләрнең дәвамын хәтерләткән ишкәк сапларына юл-юл булып кан тамчылары агып төшкәнне егет үзе сизә, тоя идеме икән? Альбиноза берни дәшмәде, терекөмеш бөртекләредәй бер-берсен куышып түбәнгә йөгерешкән кан тамчыларын сокланып, таң калып күзәтте ул.

* * *

      …Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды. Икесенә тулы бер утрау иде бит аларның. Утрауның да нәкъ уртасында җиләк яфракларыннан түшәлгән ялгыз куыш иде. Шалаш каршында хисләр кайнарлыгы булып учак дөрләде. Казанда балыкның затлысы пеште. Егет кызга кузгалак, какы, юа һәм балтырган җыеп килде. Кыз егетне уч тутырып җыйган җир җиләге белән сыйлады…

      – Җир җиләгем, – дип кабатлады егет.

      – Альбиносым, бердәнберем… – дип саташты кыз.

      Төне буе күл читендә кыр үрдәкләре чупырдашып чыкты, бәбкәләрен йөзәргә өйрәтәләр иде булса кирәк. Су өстендә, ай нурларыннан ефәк җәтмә үргәндәй, эреле-ваклы балыклар сикерешеп уйнады. Бытбылдык бытылдады, бака бакылдады, баш очында гына ялгыз чикерткә скрипкасын көйләде. Ә кошлар… Кошлар Кама буендагы һәммә утраулардан монда җыелган да, кем моңлырак сайрый дип, ярыш, сайрау конкурсы оештырганнар диярсең…

      – Җир җиләгем, – дип кабатлады егет.

      – Альбиносым, бердәнберем… – дип саташты кыз. Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды…

* * *

      Санаулы көннәр бер-бер артлы үтә торды. Дөресрәге, аларның исәбе бөтенләй онытылып торды. Көн белән төн буталды. Ул бәхетле көннәр мәңге шулай дәвам итәр, аларның очы-кырые һич булмастыр төсле тоела башлаган иде инде. Яр буенда алар йөрмәгән айлы сукмак, урман эчендә алар булмаган җиләкле аланнар калмады. Үзләрен кавыштырган утрауга да юлны онытмады Альбинос белән Альбиноза – барысына да өлгерделәр, һәммәсенә җитештеләр. Ниһаять, аерылышыр көн туды, алар аны утраудагы куышларында каршыладылар. Элгәреге уртак таңнарыдай кояшлы, аяз иртә иде бу. Тик бер аерма – бүген ял көне, Альбиносның эшкә барасы юк, ул беркая да ашыкмый. Шуңа да ул изрәп йоклавын белә. Ә Альбинозаның исә күзенә йокы кермәде, ни дисәң дә, бүген юлга чыгасы көне. Димәк, аерылышалар. Шушы көннәр эчендә үз булып, кайсыдыр яклары белән кадерле һәм хәтта кабатланмас та булып тоела башлаган иде бит аңарга бу егет. Ә бүген аерылышалар… Күпкәме?.. Бәлки, бөтенләйгәдер. Чөнки аларның ялгышып кына булса да киләчәк көннәре һәм аерылышу сәгатьләре турында сөйләшкәннәре булмады. Ул хакта кыз кешегә беренче башлап сүз катуны урынсыз санады Альбиноза, ә Альбиносның башына да кереп карамады бугай. Кыз кайда туып, кайда үскән, хәзер кайда СКАЧАТЬ