Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 50

СКАЧАТЬ дә җиткән.

      – Уйланмыйча яшәү… Яшәмичә уйлау… Белмим, буламы икән?!

      Бу хакта сөйләшәсе дә килми иде урманчының.

      – Кая әле, бераз хәл алыйм, булмаса, – дип, Нургаяз өстәл артыннан ипле генә торды да караваты өстенә барып ауды. Йончыганлыгы йөзенә чыккан иде аның. Шулай да сүзне үзе дәвам итте ул. – Ә бит абзарда минем үземнең дә атым бар. Чыгып сарай капкасын ачсам, янәшәмә үзе килеп басачак. Нинди генә хәлдә дә исән-аман авылга алып төшәчәк.

      Бу ни әйтергә тели дигәндәй, егет кискен генә урманчыга табан борылды.

      – Мин алай итмәдем, – диде урманчы, эчке бер канәгатьлек кичереп. – Ә нигә? Төшсәң, врачка барырга кирәк. Врач милиция чакыртачак. Китә шуннан, китә әйләнеп… Минем аркада кемнеңдер өтермәгә барып керүен теләмим. Аның бит әле ата-анасы, туган-тумачасы да бар дигәндәй, беләсеңме, күпме кешенең тынычлыгы качачак?!

      – Үзеңә аткан кешенеме?.. – Шуны кызганасыңмы? – дип гаҗәпсенде егет, каравылчыны аңлый алмыйча.

      – Миңа атканмы, пошигамы?.. Пошиның бозавын чалып киткәнме? Хикмәт андамыни?! Барысы да бер үк кыргыйлык ич!

      – Ә син шуларны кызгандыңмы?

      – Кыргыйлыкларын түгел, кешелекләрен кызгандым. Кеше ич…

      – Юк, Нургаяз ага, булмый болай, – дип сикереп торды егет кинәт. – Хәзер үк авылга! Врачка күрсәтергә кирәк үзеңне. Әйдә, киендерәм дә…

      Икеләнер урын калдырмаска тырышып, ул урманчыга киемнәр хәстәрләргә үк кереште, гел урынсызга каударланды, өй буенча арлы-бирле йөренә башлады.

      – Син нәрсә?! Анда ниндидер адәм актыкларын кызганам дип…

      – Тукта, ашыкма әле, энем.

      – Юк-юк, дәшмә дә, тыңламыйм да. Син нәрсә, Нургаяз ага?! Күпме кан югалткансың… Шуның өстенә тәнеңдә чыпчык башы кадәрле ядрә йөртергәме? Юк, ике уйлап тору юк! Хәзер үк авылга! Шаяра торган вакытмыни? Син нәрсә!

      – Ашыкма әле син, тукта, менә монда, минем янәшәгә килеп утыр әле, – дип, урманчы үзе белән янәшәдә урын күрсәтте егеткә һәм булдыра алган кадәр тыныч итеп янә аңлатырга кереште. – Әйттем ич инде, анда төшсәк, врач, дидем. Врачтан – милициягә… Ә бит кеше кадәр кешегә аткан өчен берәүнең дә башыннан сыйпамаслар.

      – Кулсыз каласың киләме? – дип сорап куйды егет, бераз басыла төшеп.

      Кургаш кисәгенең алынганлыгы хакында әйтергәме әллә, дип икеләнеп калды Нургаяз. Тәвәккәл егет күренә бу, моннан шунсыз котылу мөмкин булмастыр… Шулай да ниндидер эчке бер тойгы аңа бераз сабыр итәргә киңәш итте.

      – Кем, Марсель, дидең бит әле… Бераз хәл алыйк башта, ашыкмыйк. Мондый чакта алдын-артын уйламый эш итми ярамас. Бәлки әле, үзләре дә менеп җитәр, гафу сорарлар. Табигать каршындагы корткычлыкларын танып, бише белән кайтарырга вәгъдә бирерләр… Ашыкмыйк, бераз сабыр итик.

      – Син нәрсә?! Кешеме соң син, әллә?.. Үз гомерең кыл өстендә торганда шундый нәрсәләр турында уйлыйлармы? – дип, ни әйтергә белмичә, уч төпләре белән чигәләрен ышкып алды егет. Бераздан йодрыкланган куллары белән тез өсләренә китереп сукты. Иреннәрен СКАЧАТЬ