Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 51

СКАЧАТЬ бүлеп. Кузгалабызмы инде, дигәнне аңлатырга теләве иде булса кирәк. Атын күптән кайтыр юлга борып куйган иде инде ул.

      – Мин төшеп тормам инде, – диде урманчы тыныч кына. Һәм бөтенләй көтмәгәндә, кунак малайга бер уч чикләвек чыгарып биргәндәй, кесәсеннән гильзалар алып, егеткә сузды.

      Кулыннан дилбегә төшеп китте егетнең. Дәшәргә – сүз, кымшанырга җай таба алмыйча, торган җирендә катып калды ул. Шулай да гильзаларны алырга мәҗбүр булды.

      – Ә кулың, андагы кургаш кисәге? – дип дәшәргә көч тапты ул, күзләрен зур ачып, бертын текәлеп торганнан соң.

      – Мә, кирәге чыгар, ал анысын да. Ал, үзеңә булсын…

      Икенче кесәсеннән тартып чыгарган кургаш кисәген дә егеткә тоттыргач, безнең сөйләшер сүз бетте дигәндәй, урманчы, кырт борылып, Силингөргә илтүче сукмак буйлап ипле генә атлап китте. Кире борылмады.

      Тынлык урнашты. Байтакка сузылды бугай ул тынлык. Бераздан гына бөтен тирә-юньне ачынып кычкырган аваз сискәндереп җибәрде:

      – Ә миңа, миңа нәрсә була соң?.. Миңа нишләргә?..

Мамадыш, Кама урман хуҗалыгы1985

      Ачык тәрәзә

      Җәй башы иде. Якты Яр пристанена теплоход килеп туктады. Аннан ашыга-кабалана пассажирлар төшә башлады. Кунакка кайтучылар байтак икән, олы-олы чемоданнарын күтәреп, сабыйларын җитәкләп, иң элек алар ашыкты. Ыгы-зыгы башланды, берсен берсе уздырып куанышу, хәл белешү, күрешү китте. Кулларында машина ачкычларын әйләндереп арлы-бирле йөренгән ир-атлар күзгә чалынды. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларының кочагына менеп кунаклый барды.

      Тирә-юньдә яхшы исәптә йөргән ял йорты бар Якты Ярда. Ял итүчеләрнең яңа төркеме килгән көннәр иде. Ниһаять, аларга да чират җитте. Җыйнак кына чемодан-сумкаларын күтәреп пристаньга аяк басуга ук, Кама буеның чиста рәхәт һавасыннан авыз итәргә ашыгып, алар, бертын күкрәкләрен киерә төшеп, як-якларына карангалап тордылар. Кулларына кармак саплары һәм кәрҗин тотканнары да байтак иде. Якты Ярның балыкка, җиләк һәм гөмбәгә бай як булуы яхшы мәгълүм.

      Траптан иң соңгы кеше булып ике кулына ике дәү чемодан тоткан яшь бер ханым чыкты. Тел очына килгәнгә генә әйтү, аны «ханым» дип атарга иртәрәк тә бугай әле… Траптан төшүе булды, шундук, котылдым дигәндәй, ике чемоданын берьюлы шап итеп бетон идәнгә дә куйды. Кызның аккош мамыгыдай йомшак беләкләре, биек үкчәгә берегеп үскән туры аяклары, билгеле инде, табигать тарафыннан мондый чемоданнар күтәрер өчен яратылмаган. Ул, иркен сулыш алып, күкрәкләрен киерә, сынын турайта төште, иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзләрен-кашларын төзәтенергә кереште. Балан тәлгәшедәй ялтырап торган иреннәрен ипле генә кыймылдатып алды. Маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә авыз читеннән генә өреп җибәреп, көзгеле кулы белән янә нәни сумкага үрелде.

      Ул да түгел, теплоход өченче гудогын биреп кузгалырга ниятләде. Як-ягына карангалап торган кыз янына килеп, берничә ир-ат, бер-бер артлы, үзләренең булышырга әзер булуларын белгертеп, тәкъдим ясарга өлгергән иде СКАЧАТЬ