Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 48

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Ничек була инде?.. Ничек тизрәк?..

      – Акылыңа кил, аңа ярдәм итеп буламы-юкмы инде хәзер. Урман карачкысы өчен төрмәдә черисең киләме? Әйдә, диләр!

      – Син нәрсә?!

      – Үзеңә кара… Мин атмадым, мин җавап бирәсе тү-гел, – дип, китәргә димләгәне, күрәсең, кузгала ук башлады…

      – Син нәрсә? Син нәрсә! Ярасын булса да бәйлик, күрмисеңме?..

      – Күзең чыкмагандыр, сул якка тигән. Анда ни булганын беләсеңдер?!

      – Син нәрсә?!

      – «Син нәрсә, син нәрсә?» имеш… Нәрсә бозык пластинка төсле шытырдыйсың… Табанны ялтыратыйк, ычкыныйк, дим, әйдә!

      Чаңгы табаннарының карга ышкылып чыелдаган авазлары гына сызгырып куйды. Бераздан ераклаша барып, алары да ишетелмәс булды.

      Төш булмады бу. Юк, төш түгел! Ул ярым уяу килеш йоклый алмый саташып ята икән ич. Чигә төбендәге аваз гына чаңгы табаннарыннан түгел, ә башы авыртудан, башының шулай чыңлый-чыңлый сызгыруыннан икән…

      – Менә уяндың да, Нургаяз ага, мин чәй әзерләдем, – дип, елмаеп, балкып дәште аңа егет. – Запаслы яшисең икән ич син, мин монда әллә нәрсәләр таптым әле.

      Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып, ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.

      – Булдыргансың, егет икәнсең, – дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.

      – Яңа ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң, шунда гына китеримме?..

      – Кирәкми, торам. Торырга кирәк! Яңа ел ич, аны урын өстендә каршы алу әйбәт булмас…

      Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчтеләр. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. Өйгә дә җылы төшкән иде инде. Егет свитерын салып, урындык артына элде. Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Шулай да эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән. Талгын тынлык урнашып алды. Ләкин бу юлы ул озакка сузылмады. Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар: баш очларындагы сәгатьнең күкесе тәрәзеннән башын тыгып кычкырырга керешкән иде. Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар… Ун. Унбер… Унике! Нургаязның хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды.

      – Унике дә тулган, – диде ул, дулкынлануын һәм җиңелчә калтырануын яшерә алмыйча.

      – Яңа ел белән! – дип, аягүрә торып басты егет. Һәм, җитез генә ишек катына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чыгарды. – Минем монда бер «акбашлы егетем» дә бар иде, – дип, өстәлгә китереп тә утыртты ул аны. Аннары тиз генә бөкесен ачып, ике стаканга койды.

      – Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми, – дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы. – Мин чәй белән генә… Әйдә, котлы булсын Яңа ел!

      Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды. Теләсә-теләмәсәләр дә, һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр.

      – Шампанский булмады шул… Кем белгән бит аны, – дип, үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет. – Әллә дим, Нургаяз СКАЧАТЬ