Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 49

СКАЧАТЬ чәй китерде ул. Шулай да ярты юлда өзелеп калган фикерен тәмамламый калмады.

      – Ә беләсеңме син, – дип дәвам итте ул, ипле һәм эчкерсез сөйләшүгә күчеп, – иң авыр елларда, ашарга ризык булмаган чакларда да урманга мылтык күтәреп йөрмәде халык. Кычыткан ашады, черек бәрәңге күмәче пешерде, бөре җыйды. Әмма пошиларга кул сузмады.

      Яңа ел хөрмәтенә дип, кулында күпме гомер тотып торган стаканны нишләтергә белми икеләнеп калды егет. Шулай да тәвәккәллеге җитмәде, ахры, ялгызың ничек эчеп утырырга кирәк дигәндәй, бераздан аны читкә этеп куйды.

      – Шулай дисең инде, Нургаяз ага… – дип сузды ул, тел очына килгән соравын ничек һәм ни рәвешле бирергә белми аптыраган кеше сыман. – Ярар, куеп торыйк, әйдә, сөйлә әле… Соңыннан ничек булды соң, соңыннан? Умарталык яныннан ничек кайттың? Кем алып кайтты үзеңне?

      – Минем Юлдашым бар ич, Юлдаш исемле этем. – Гел уйламаган җирдән күңеле күтәрелеп китте урманчының, җылы хатирәләргә бирелүдән күзләренә якты нур йөгерде. – Ярсып эт өргән тавышка, колак төбемдә этнең кайнар сулышын тоюдан аңга килгәнмен. Бәйдә тотмыйм ич мин аны, үзе эзләп тапкан. Тирә-ягымны таптап, такырайтып бетергән иде инде. Якадан өстерәп өйгә алып кайтырга азапланган, телогрейканың әнә карарлыгын калдырмаган, чәйнәп ташланган кебек. – Этенең шул кыланышларын күз алдына китереп, ул ирексездән горурлану катыш елмаеп ук җибәрде. – Өйгә кайтып җиткәнче бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт. Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә…

      – Бәлки, ул кешеләр сине күрмәгәндер?.. Пошига тидерә алмагач, аны куа киткәннәрдер… Сиңа дип атмаганнар ич инде, – дип, урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет.

      – Бәлки, шулайдыр, – дип, үзенең карышмавын белгертте урманчы. – Бәлки… Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле… Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да, кайсы якка каерган дип, агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны. Фашист солдаты түгел ич, алар гына, автоматларын кендеккә кадәр төшереп, арлы-бирле атып йөрделәр.

      Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет.

      – Әйбәт булмаган, билгеле… Шулай ташлап китүләрен әйтәм, әйбәт булмаган.

      – Гомер кичеп, кешегә зыян китергәнем булмады дисәм дә ялган булмас. Үземне дә хөрмәт итәләр кебек иде.

      – Шулаен шулайдыр да, әнә ич, ташлап киткәннәр дисең…

      – Китүен киткәннәр… Ташлап китеп, җаннары тынычлангандыр дисеңме әллә?

      – Ярый да бит эт килеп коткарган. Кар өстендә өшеп тә үләргә мөмкин.

      «Миңа – урман карачкысына – ни булсын соң?» дип, шаяруга бормакчы булган иде Нургаяз. Тик шундук бу ниятеннән кире кайтты, шаярырлык идемени соң аның хәле?

      – Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Эт булмаса, шул ук поши булса да кире әйләнеп СКАЧАТЬ