Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 54

СКАЧАТЬ Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртеп куйды.

      Ак каен белән хушлашып, кузгалмакчы булган иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс ир-атка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде, күрәсең… Шуңа да карамастан ул бәла килгәндәгедәй кабаланмый да, үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә. Нинди дә булса батырлык эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште. Шунда гына танып алды аны кыз һәм гаҗәпләнүдән үзалдына «Альбинос» дип пышылдап куйды.

* * *

      Көн кичкә авышып килгәндә, ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләме ташладылар. Бу миләүшә чәчәкләре иде. Андыйларны Альбиноза рәсемнәрдә генә күреп белә, җыю түгел, үз гомерендә кулына тотып, иснәп тә караганы юк иде әле аның мондый чәчәкләрне. Әле нәни генә шәмәхә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәне күзләде кыз. Тәрәзәдә һичкем күренми иде. Үз кодрәте белән очып килмәгәндер ич ул чәчәкләр… Аяклары аны ишеккә таба тартты. Баскыч төбендә, үзеннән гайрәт нурлары чәчеп, Альбинос басып тора.

      – Көттеңме?! – диде ул, үзенең хаклы булуына аз гына да шикләнмичә.

      – Көтәр кешем юк ич, көтмәдем.

      Кыз алдады. Хәер, нинди алдау булсын, Альбиноза егетләр янында уйлаганның нәкъ киресен сөйләргә күнеккән. Шулай иткәндә дә әле ул бик таманга килә дигән карашта тора иде ул.

      – Беләсең ич, мин көтмәгәндә килергә яратам.

      – Шуннан?..

      – Киттек.

      – Кая?

      – Кайдырма тау башына, – дип елмаеп куйды егет.

      Кыз аның бу шаяртуын аңламады, иңбашларын гына җыерып алды.

      – Көймә сезне көтә, туташ. Зарыккансыздыр, – дип, Альбинос кызның күзләренә әдәпсез карашын текәде.

      Егетнең кичәге кыланышлары өчен әҗерен кайтарырга моннан да кулайрак вакыт булырга мөмкинме?.. Нәкъ менә шушы мизгелне зарыгып көткән иде бит ул югыйсә һәм ничек итеп аны акылга утырту хакында да уйланган иде. Ни хикмәт, каршы сүз әйтә алмады, булдыра алмады кыз, Альбинос белән җитәкләшеп яр буена төшеп китте.

      Егет аны көймәгә күтәреп кертте. Итәге суга чыланудан куркып, муенына ике куллап четердәп ябышкан кызны әллә ни арада үбеп алырга да өлгерде ул. Альбиноза сүзсез генә, хәтта бераз елмая төшеп орышкан булды. Ә үзе шул куллардан төшми Җир шарын әйләнеп чыгарга риза иде.

      Моторлы көймә бер тартуга кузгалып та китте. Көймә борынына менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә салкын тамчылар чәчрәде. Ярдан ераклашкан саен, Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань… Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, күптәннән көтелгән очрашу булачагын сизенгән иде. Ялгышмады булса кирәк… Ял йортының корпуслары да уч төбендәгедәй күренә СКАЧАТЬ