Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 57

СКАЧАТЬ аерылышабыз да, – диде ул моңсу гына янәшәсендә басып торган Альбиноска текәлеп.

      – Әйе, – диде егет, аерылышабыз. – Ә үзе, каядыр ашыккандай, кул сәгатенә карап алды.

      – Әле ашыкмаска да була иде… Соңгы рейс белән дә өлгерер идем, – дип, әллә кире уйлыйбызмы соң дигәндәй, Альбиноза егетнең күзләренә текәлде.

      – Юлга чыксаң – иртә чык, дип әйтә безнең бабай… Күпме сузсаң да аерылышасы инде барыбер…

      – Безнең якларга килеп чыксаң кагыл, – диде кыз. – Урамыбыз «Яшел» дип атала. Көнгә каерып ачылган иң якты тәрәзәләр безнеке булыр, уникенче йорт.

      – Җай чыгуга карарбыз, – диде егет, кызның яңа кабыгын салдырган пар шалкан сыман яртылаш күренеп торган тыгыз күкрәкләренә күз салып. Көтмәгәндә карашлары очрашып, икесе берьюлы елмаеп куйдылар. Үзләре генә белгән хатирәләр яңарып алды булса кирәк.

      – Сагынырсыңмы? – диде кыз, җавапның уңай булырына һич шикләнмичә.

      – Автобус соңара инде әллә? – дип, тагы вакытка күз салды егет. Әллә ишетте кызның соравын, әллә юк… Күз карашлары Якты Яр пристанена якынлашып килгән теплоходка текәлгән иде.

      – Су белән генә китәргә идеме соң?.. – дип, икеләнеп уйга калды кыз да.

      – Кирәкми, әнә автобус килә, – дип, куанычын яшерә алмый тавышын күтәрде егет.

      – Сау бул, Альбинос. Миңа синең белән шундый яхшы булды… Мин сине көтәрмен, кил, яме, – дип, егетнең кочагына ташланды кыз.

      – Ярар, ярар, – диде егет, кызны автобуска каршы җитәкләп. Күз чите белән янә су өстендәге теплоходка карады.

      Автобус кузгалды. Тәрәз читенә үк утырган Альбиноза, ак кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртеп-сөртеп алды. Егет, пристаньга таба чигенә-чигенә, аңа кул болгады.

      – Урамыбыз «Яшел», ачык тәрәзәле уникенче йорт, унике… – дип кабатларга өлгерде китеп баручы автобусның тәрәзәсенә капланган Альбиноза.

      Якты Яр пристанена килеп туктаган теплоходтан ял йортына килүчеләр төшә башлаган иде инде. Парлылары бар, ялгызлары. Араларыннан берсе дә, пристань читенә басып, үзләрен ипле генә күзәтеп торган баһадир сынлы егетне абайламады. Абайлаган булса да, берәве дә аны, агач башында посып, үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесенә тиңләмәгән булыр иде. Һичкемгә зыяны тимәгән, һичкемнең юлына аркылы төшмәгән, пристаньнарда су буеның матурлыгына хозурланып торучылар бер ул гынамыни?!

      Килүчеләр арасында яшьләр, җәйге ял вакытлары җиткән студентлар аеруча күп иде. Арадан бер чаясы хәтта егеткә таба борылып, ярдәм итәрсең, бәлки, дигәндәй, иреннәрен серле генә бөреп, кат-кат карангалап торды, алай гына да түгел, күз кысып каш сикертергә дә өлгерде хәтта. Альбиноска ике дә уйлап торырга калмаган иде югыйсә, гомерлеккә сайламый ич. Бар да чемоданын күтәр, таныш. Инде анымы соң өйрәтеп торырга!.. Ә ул кадакланган сыман тик басып торуында булды. Үзе дә аңламады, әллә нәрсә булган иде аңа. Теплоходтан чыккан чибәрләрне түгел, башка берәүне көтә икән ләбаса ул. Кемне?.. Үзе дә белми… Әллә соң Альбинозанымы? Траптан әле ул һаман СКАЧАТЬ