Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 32

СКАЧАТЬ ачык һавада. Шуңа аның күзләрендә курку, өркү дигән нәрсәнең заты да юк. Икенче кулымны сузып, аның канат очларына кагылудан, кошның ап-ак канатларыннан, коңгырт-сары мамык муенсасын сыйпаудан тыелу, үзеңне мәхрүм итү мөмкин идеме соң?! Ә ул мине аңлады – курыкмады, качмады.

      Иртәгесен, көннең нәкъ шул ук вакытында, муенсалы ак күгәрчен тәрәзә төбемә янә килеп кунды. Шулай итеп, уйламаган-көтмәгәндә мин үземә тагы бер ышанычлы дус таптым.

      Бәлки, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма муенсалы ак күгәрчен хәтер сандыгымда калып онытыла барган икенче бер вакыйганы искә төшерде. Моннан өч ел чамасы элгәре булды бу хәл. Яңа фатирга күчеп, зур шәһәрнең икенче бер төбәгенә ияләшә, күнегә алмый йөдәгән көннәр иде. Җәйнең көзгә авышкан бер мәле. Һәр көн иртүк янәшәдә генә урнашкан иске аэропорт ягына чыгып, тәнне язып, бераз йөгереп керәм. Мондагы тын сукмаклар буйлап йөгерүче бер мин генә түгел. Ләкин берсе дә танышларым түгел, мин – аларны, алар мине белми. Туктап кул сузучы, баш кагып сәламләүче дә юк, һәрчак бер ялгызым йөгерәм.

      Көннәрдән бер көнне мине гаҗәпләндергән бер хәл булып алды. Ипле генә йөгереп барган җирдән каршыма, аяк очыма ук дип әйтерлек, каткан балчык кисәге килеп төште. Килеп төште дә вак кисәкләргә таркалып чәчелде. Сискәнеп туктап калдым. Иң гаҗәбе шул: ни алда, ни арт тарафта кеше-кара күренми. Артында кемдер качып торырлык агач яисә куак-фәлән дә юк иде якын-тирәдә. Нәрсәгә юрарга, кемгә сылтарга белми бертын каранып тордым. Гаҗәп хәл, нигә юрарга да белгән юк. Шул рәвешле һични аңламыйча кузгалырга, үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.

      Шуның белән генә бетсә тагы бер хәл. Иртәгесен дә, нәкъ шул ук урында, шул ук вакытта диярлек, янәшәмә, күп булса бер метр чамасы читкәрәк булыр, шундый ук каткан балчык кисәге килеп төшмәсенме… Бу юлы да тирә-якта кеше-фәлән күренми. «Юк инде, – дим үз-үземә, – көн дә, көн дә болай була алмый. Ачыклыйм. Табам дигәч табам бу шаяручыны». Сукмакның бер ягында, ун-унбиш метр чамасы ераклыкта, зур булмаган бер калкулык бар. Туп-туры шунда киттем. Күрәсең, берәү, электән таныш кешем булса кирәк, үзенчә шаяртырга уйлагандыр дип нәтиҗә ясыйм күңелдән. Әмма күпме генә эзләсәм дә, кеше түгел, сыңар чыпчык заты да табылмады. Берәү дә юк, җиргә убылгандай юкка чыкканнар, тавыш-тын ишетелми. Күңелгә шом төште. Кеше качар урын күренми. Бу хәл мине тәмам шиккә салды, йөгерүем – йөгерү, эшем эш булмады ул көнне.

      Таң нурлары чыкта коенган бер иртәдә тагы шул ук сукмак буйлап йөгереп киттем. Ашыкмыйм, көндәгечә үз кәефемә баруны беләм. Ләкин күпме генә тыныч булырга тырышсам да, теге төшкә якынлаша барган саен, сагаюым артканнан-арта бара. Бу юлы да шаяртырга җөрьәт итәрләрме, балчык кисәген тагы ыргытырлармы дим. Үзем әледән-әле ялт-йолт тирә-ягыма, гел көтмәгәндә арт тарафка каерылып карангалап алам. Көтмәгәндә, сизмәгәндә күреп аласым, качып калган урынын беләсем килә тегенең. Ике көн рәттән үземә балчык ыргытылган әлеге серле һәм шактый ук шомлы да тоела башлаган урынга килеп җиткәч, ирексездән СКАЧАТЬ