Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 36

СКАЧАТЬ алдыннан оркестр шулай тынып кала.

      Этләрнең үз-үзләрен тотышын күрергә кирәк, әлбәттә, аны тасвирлап, сөйләп аңлата торган түгел. Атлап түгел, гүя шуып күтәрелде алар бархан түбәсенә. Һәм менеп җитүгә үк, алдан сүз куешкандай, бер мәлгә тукталып калдылар. Бу аларның бер-берсе белән танышу, бер-берсен өйрәнү йоласы иде булса кирәк. Чөнки аларның ник берсе шунда, ялгышып кына булса да, зур тамаша көтеп утырган кешеләр тарафына күз салып алсын икән. Әйтерсең һичкемне күрмиләр, алар өчен, гомумән, без юк идек.

      Төз тыгыз аяклар, озынча тулы гәүдә, текә таза муен, киң күкрәк һәм җилкә, үзләренә килешеп торган тумран кадәрле саллы башка ия иде ул этләр. Утлы шар сыман янып торган зур күзләре башка этләрдәге кебек ян-якка түгел, ә алга атлыгып торган киң маңгай астында җәенке зур авыз һәм гайрәтле яңаклары белән җәлеп итте алар тагы. Ә төсләре… Төсләрен, мөгаен, акка кара бизәк тезеп чыккан алмачуар атлар белән генә тиңләп була торгандыр.

      Валентин Васильевич белән үзара карашып, кинәт пәйда булган бу этләрнең мәһабәтлегенә соклануыбызны уртаклашмый булдыра алмадык.

      – Нинди матур һәм горур җан ияләре, – дидем мин, күңелдәге каршылыклы тойгыларны яшермичә.

      – Боларны сугыштырырга түгел, матурлык бәйгесенә йөртергә кирәк, – дип килеште юлдашым.

      Үзе дә этләргә карап сокланып туймаган Халназар әфәнде сүзебезгә кушылды.

      – Болар бит гади этләр генә түгел, алабайлар!.. – диде ул, «алабай» сүзенә тәмле ширбәт эчкәндәгедәй аерым бер җылылык белән басым ясап. – Төрекмән алабайлары!

      Аның сүзләрен Ораз күтәреп алды.

      – Төрекмән алабайлары – бөтен дөньяга танылган затлы нәселле сак этләре алар.

      – Дөнья базарында саф токымлы алабайлар унар-егермешәр мең доллар йөри хәзер, – дип өстәп куйды, этләр турында сүз чыккач дәшми түзеп тора алмаган Какоу исемле ир-ат.

      – Көтүченең иң якын дусты һәм ярдәмчесе дә ул. Бүре һәм шакалларның котын алып тора бу алабайлар…

      – Суыкка түзем, чүлдәге кызулыкка да бирешми алар…

      – Җәйге челләдә комны казып, үзләренә менә дигән күләгәлек ясап, ял да итә беләләр…

      – Көн кызуында ял итсәләр дә, төнлә алар күз йоммый, һәрчак сакта, – дип, бер-берен бүлдерә-бүлдерә мактанышып алды хуҗалар.

      Ә мине башка сорау бимазалый башлаган иде, сорамый булдыра алмадым:

      – Боларның колаклары, койрыклары шулай кыскамы?

      – Аларны кисәләр. Юкса сугышканда, көрәшкәндә комачаулык итәләр, – дип җавап кайтарды Какоу. – Тугач та кисәләр…

      Менә ничек… Бар нәрсә сугышка, көрәшкә көйләнгән, димәк.

      – Кузгалдылар… – дип хәбәр салды кинәт арадан берәү.

      Әңгәмә өзелде. Бар әйләнә-тирә кинәт тынып калды. Күзләр… Күзләр генә түгел, бар игътибар этләргә – алабайларга әйләнеп кайтты яңадан. Сак кына тартылган кыл өстеннән барган сыман, туп-туры бер-беренә таба якынлаша иде алар. Вак-вак кына атлап килсәләр дә, гайрәтле, ныклы иде адымнары. Гәүдәләре кысылган пружина СКАЧАТЬ