Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 35

СКАЧАТЬ кына өстәл артыннан торып, кылны кырыкка ярырга әзер булып, арлы-бирле чабышып, кунакларның күңелен күреп йөргән улларын, туганнарын дәшеп алды ул.

      – Машиналарны хәзерләгез, табигатькә чыгабыз, сачакка.

      – Ярар, атам.

      – Кунаклар барын онытмагыз.

      – Төшендем, атам.

      Унбиш-егерме минут узгандырмы, төянеп-ясанып кузгалып та киттек. Бер ишегалдыннан алты җиңел машина һәм ике данә кече автобус чыкты юлга. Ярты авыл җыелган диярсең, чынлыкта бу машиналарда ир-атлар гына, һәм алар барысы да шушы бер гаиләдән. Куян куарга кирәксә диптер, этләрен дә утырттылар машинага.

      Копетдаг итәгенә килеп чүгәләгән комлы барханга менеп тукталды машиналар. Алдагы машинадан иң элгәре булып сикереп төшкән Ораз Мәмәд улы колачларын җәеп оран салды:

      – Әссәламәгаләйкүм, Копетдаг!

      Гүя ул офыкка барып тоташкан биек тау түбәләрен кочаклап сәламли иде. Аның көр тавышы бераздан карлы түбәләрнең салкын сулышын алып, кайтаваз булып әйләнеп кайтты безгә.

      Ораз Мәскәүдә яши. Ул туган ягын сагынып кайтты. Кем ничек уйлый торгандыр, әмма без, аның юлдашлары, моны яхшы беләбез, һәрдаим сизеп, күреп торган көннәребез. Халназар әфәнде дә белә моны.

      – Копетдагны сәламләдең, Ораз. Әмма Каракомны онытмадыңмы? Чүлне үпкәләтмә, яхшы түгел, – дип, уены-чыны белән әйтеп куйды ул аңарга.

      Дөрес сүзгә җавап юк дигән сыман, чарасыз елмаю белән җавап кайтарды Ораз.

      – Син хаклы, – диде ул аннан, тирән сулыш алып. – Кышкы суык һәм бураннарда кайнар чүлне сагынып искә алган чаклар була.

      Без шул рәвешле аны-моны искә алып, гәпләшеп торган арада, Халназар әфәнденең елгыр егетләре, ышык бер урынга зур-зур келәмнәр җәеп, сый-хөрмәт күрсәтү хәстәрен күреп куйганнар.

      Копетдагка арка терәтеп утырттылар кунакларны. Каршыбызда – иксез-чиксез Караком киңлекләре. Һәм сый тулы төрекмән келәмнәре.

      Дөнья хәлләрен сөйләшеп, үзара макташып утырган җирдән хуҗа кеше капылт кына сорап куйды:

      – Ә сезнең алабайлар сугышканны күргәнегез бармы? Янәшәмдә утырган рус шагыйре Валентин Сорокин, сораулы карашын төбәп, җилкә сикертеп куйды.

      – Беренче тапкыр ишетәм, бәлки, син белә торгансыңдыр?

      «Алабай» сүзе минем колак өчен чит түгел анысы. Безнең авылда аклы-каралы ау этләренә һәм еш кына гап-гади ишегалды әнчекләренә дә бирелә торган исем ул. Этнең нәселеннән чыгып түгел, төс-кыяфәтенә күрә бирелә торган исем иде ул бездә.

      – Нәрсә, алабай дип аталган нәсел бармы?.. Әллә сездә һәммә этләрне дә шулай атап йөртәләрме? – дип сорамый булдыра алмадым.

      Алабайлар турында безнең мәгълүматсыз булуыбыз хуҗалар өчен көтелмәгән яңалык булды кебек. Алар бер-беренә карашып бәхетле елмаешты һәм җәһәт кенә үзара җанлы әңгәмә корып алдылар. Алабайлар сугышын белмәгән, күрмәгән кешеләрне очрату сәер иде, күрәсең.

      – Чынлап, ишеткәнең дә юкмы? – дип кайтарып сорады Ораз.

СКАЧАТЬ