Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 28

СКАЧАТЬ инде. Чабышкысының бераз алгарак чыгуы булды, шундук авызлары ерылып китте, күзләре елтырарга тотынды. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, әнә кулын болгый-болгый бер урында таптана, ул да түгел, сабый сыман сикергәләп тә ала. Чәчләренә чал төшкән адәм димәссең. Шул мизгелдә аты урынына үзе торып йөгерергә әзер иде ул.

      – Әйдә, әйдә җаныкаем, аз гына калды, түз… Чем-пи-он… – дип сөйләнә ул һаман үзалдына. Каршысына очып килгән чабышкы да үзен ишетәдер кебек тоела иде, ахры, аңа. Ишетү генәме, аның йөрәк тибешенә, сулышына тикле тоемлый торган иде атлары. Әлегәчә сынатканнары булмады.

      Әнә инеш аркылы чыгасы да аннан күз ачып-йомасы гына кала – мәйдан уртасында булачак Фәләховның мәртәбәле айгыры. Ләкин шунда гел көтмәгән хәл килеп чыкты. Моңарчы Чемпионның күләгәсе сыман аның койрыгына тагылып килгән җыйнак кына гәүдәле ат, канат чыгарган диярсең, бер ыргылуда чабышкы белән тигезләшеп тә алды. Ул гына да түгел, Чемпионны узып, ярты гәүдә чамасы алга да чыкты. Нәзек кенә аяклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә юк дигәндәй, мәйданга таба кушаяклап ыргылуын гына белә.

      – Чемпион, Чем-пи-он… – дип аваз салды тагы Фәләхов. Бу юлы инде аның тавышы суда бата башлаган кешенең ярдәмгә чакыруын хәтерләтте.

      Ә ара аның саен ерагая. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын ким дигәндә дилбегә буе артта калдырган иде инде. Атлар, инеш читендәге юлдан мәйдан урнашкан тугайлыкка чабып кергәндә, соңгы көчләрен җыеп, тагын алга томырылдылар. Чемпион берара якынлаша да төшкән сыман булды. Чабышкының шушы соңгы ыргымына булса да өметләнә иде әле Фәләхов. Хуҗасын аңлагандай, янә алга ыргылды ат. Бәйгеләрдә беренчелекне бирергә күнекмәгән иде шул ул. Тик аяклары гына, үч иткәндәй, алга омтылган гәүдә артыннан өлгерә алмады, чалышып куйдылар… Гөрселдәп яшел бәбкә үләне өстенә ауды Чемпион. Өстендәге малай аның башы аша икенче читкә очты. Мәйдан, ухылдап, бер мизгелгә тынып калды. Фәләхов чигәләрен уч төбенә кысып сыгылып төште…

      Әмма җайдак елгыр малай булып чыкты, очып төшкән җиреннән бөтерчек кебек ике мәртәбә мәтәлчек атып алды да аякларына басарга азапланган чабышкының йөгәненнән барып тотты. Малайның башка һичкемдә уе юк иде, сыдырылган иңбашлары, ертылган чалбары хакында да онытып, күлмәк җиңе белән Чемпионның борын һәм авыз читләрендәге ак күбекне сөртеп маташа…

      Алдан килгән атның муенына зур сөлге урадылар. Ул әле һаман чабыш дәртеннән чыга алмыйча ярсуын басып, мәйдан тирәли тик юыртып йөрүен белә.

      – Иллә дә елгыр соң теге кола бия…

      – Чемпионның үзен узды, кем аты икән?..

      – Исеме ни атлы икән ул елгыр биянең?..

      – Җайдагы кем малае, авылныкымы?.. – дип, бер-берен бүлдереп сорашты-белеште мәйданда утыручылар. Әмма елгыр биянең дә, җайдакның да исемен белүче юк иде әле.

      Бераздан гына кемдер, ат – урман каравылчысыныкы, җайдагы өстерлек Рәхимша малае булган икән, дигән хәбәр таратты. Ә күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов исә күзгә чалынып йөрмәгән, чабышкысының оттыруын җайдак малайдан гына күреп, аны СКАЧАТЬ