Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 34

СКАЧАТЬ кар тузанын какты. Һәм шундук, мыекларын тырпайтып, тешләрен ыржайтып, янәшәдәге агач очына менеп кунаклаган пар саесканга ыргылып алды. «Мин сезне күрәм, бу сезнең эш. Бер очрамасагыз, икенче очрарсыз, күрсәтермен әле күрмәгәнегезне» дия иде кебек ул. Әнә ич, алгы тәпиләрен болгап, янап та куйды үзләренә. Күршенеке булса булыр, мин бу мәче белән таныш булуыма горурланып куйдым шулчак.

      Горурлануын горурландым. Әмма шул мизгелдә узган җәйне игътибарымны җәлеп иткән икенче бер тамаша келт итеп хәтергә килеп төште. Шушы бакча. Шул ук чыршылар итәгендә тап булдым мин ул тамашага.

      Үзегез беләсез, мәче халкы гомумән күрше-күлән бакчасын, чит кешенең ишегалдын яратучан була. Ә безнең бакча – алар өчен җәннәт, эт-фәлән дә, хәтта үзебезнең песи дә юк. Хуҗасыннан чыгып качтымы, күрше мәчесе монда килә дә керә. Бу юлы да, гадәттәгечә, үзен хуҗа санап, бакчадагы чәчәк һәм үләннәр арасында шөгыль һәм кызык табып уйнап йөрүе иде шунда. Әле сикерә, әле йөгерә, үзалдына гайрәт күрсәтеп, мыраулап та ала. Уйнасын, песи баласына бары да килешә, яшь чагы ич, бәхетле һәм матур чагы…

      Әмма көтмәгәндә, хәвеф барлыгын хәбәр итеп, чырыйлап мырауларга керешмәсенме ул. Ачык һавадагы чатырда Интернеттагы яңалыклар белән танышып утыруым иде. Тавыш килгән тарафка күтәрелеп карадым. Йомшак һәм ап-ак песинең бер кош баласын куалап йөрүе булган икән. Кош баласы, канат кагып очарга омтылган чагы булып, агач башыннан егылып төшкән булса кирәк. Күтәрелеп очып та китә алмый, үзе тоттырмый да. Инде эләкте дигәндә генә, ныгып өлгермәгән канатлары белән талпынып, икенче бер читкә ташлана. Тотуын тоткан да булыр иде песиебез. Тик моны саесканнар күреп алган, кош баласы аларныкы булган, димәк. Шул саесканнарның әле берсе, әле икенчесе мәче баласына ташлана, арка тарафтан һөҗүм итәләр үзенә, ян тарафтан да ташланалар. Чукып-чукып та алалар түгелме икән әле… Мәче югалып калмый, әлбәттә, үзен арыслан дип хис иткән чагы ич, мыекларын тырпайтып, боларга кизәнеп-кизәнеп тә ала. Әмма бу очракта аның уенда һөҗүм итү түгел, саклану инстинкты өстенлек итә иде булса кирәк. Ике ут арасында калган чагы. Кош баласын да күздән ычкындырмый, дөнья күргән саесканнарга да бирешәсе килми. Ә тегеләр күз дә ачырмый үзенә, ут уйната – ук кебек ташланалар да качалар, очалар да куналар. Аларныкы кебек канатлары булса бирешмәс, кирәкләрен бирер иде ул аларга, әлбәттә. Нишлисең, гайрәт һәм көч бирсә дә, канат бирмәгәннәр шул мәчегә. Инде тоттым дигәндә генә кош баласын тәмам күздән дә югалтты, ахры, ул… Ә явыз саесканнар аңа да карамый, тәмам каныктылар бит үзенә, артыннан калмый эзәрлекләргә үк керештеләр. Балык тоту нияте белән суга ташланган акчарлактай, һаман да аның өстенә ташланалар. Чукый ук алмасалар да, куркыталар, яныйлар, һич тынгы бирмиләр тегеңә. Күпме көннәр йомырка өстендә утырып, багып-сыйпап дөньяга китергән безнең сабыйга тиясе булсаң, кара аны, дип кисәтүләре иде булса кирәк.

      Нәни арысланның башка чарасы калмагач, аны-моны уйлап тормастан, дуамалланып чабып китте дә капка астыннан урамга чыгып СКАЧАТЬ