Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 31

СКАЧАТЬ каршында икән. Инде бая ук килеп кунган урыныннан бераз да кымшанмаган, тик кукраеп утыруын белә. Кояшта җылынуы дияр идең, көн болытлы, җитмәсә, төньяктан салкын җил исеп тора. Җәй уртасы дип әйтергә оят.

      Ул да түгел, муенын суза төшеп, күгәрчен башын күтәрде. Үзен күзәтүче барын сизде, ахры, борыла төшеп, чык тамчыларыдай күзләрен миңа таба текәде. Күп булса ике метр чамасы ара булгандыр, шылт иткән аваз да юк, тик утырабыз. Кем кемне җиңәр, кемнең карашы көчлерәк дип сынашабыз гүя. Ике кат пыяланың аргы ягында ул – муенсалы ак күгәрчен, биргесендә – мин.

      Шулай утыра торгач, әллә нидән генә бөтенләй көтмәгәндә уңайсыз булып китте. Үземнең кемлегемне – кеше булуымны онытып, күгәрчен белән сынашып утырам икән ләса. Болытлы көндә салкын җил иркендә утырган риясыз кошның кызыл чөгендер төсенә кергән тәпиләренә, аннары чык бөртекләрен хәтерләткән күзләренә күз төште. Карашны өтеп алды шул күзләрдән бөркелеп торган җылы, якты нур, гүя кояш балкый иде үзләрендә. Ирексездән, аягүрә басып, арлы-бирле йөренә башлаганмын.

      Күгәрчен дә, ниһаять, күзен тәрәзәдән алып торып басты һәм тәрәзә төбеннән ипле генә атлап китте. Ул да арлы-бирле йөренә… Ничек аңларга белмәссең. Бу нәрсә, аның үзенчә мине үртәвеме?.. Тәрәзә төбенә җәелгән калайга тырнаклары белән тып-тып басып тик йөренә. Адымнары кыюлана баргандыр, күрәсең, аның тәпиләре чыгарган аваз көчәйгәннән-көчәя баргандай тоелды. Үртәү дигән уй, билгеле, башына да килмәгәндер күгәрченнең. Мин моны кешегә хас шикләнүчәнлек белән үзем гөманлаганмын, әлбәттә. Байтак гомер хәрәкәтсез утырудан туеп, талган аякларын язып алу максатыннан йөренә башлаган күгәрченгә урынсыз гаеп ташлый яздым.

      Уңайсызланудандыр, күрәсең, күңелдә кинәт миһербанлылык уянган. Тагы бер мизгелдән, кулыма ипи йомшагы тотып, күгәрченне куркытудан сагаеп, ипләп кенә балкон ишеген ачтым. Никадәр сак булырга тырышсам да, күгәрчен мине күрмәде түгел, шундук тәрәзә төбеннән аерылып, балконның ерак почмагындагы култыксага барып кунды. Башын бора төшеп, үзе һаман мине күзәтә. Кошны куркыту өчен бер адым яисә саксыз бер хәрәкәт җитәчәк иде. Ә күңел аның очып китүен, күздән югалуын теләми. Ипи йомшагын кечкенә кисәкләргә вакладым да, тәрәзә төбендәге калай читенә куеп, кире өйгә кердем.

      Күгәрчен сабыр, кабаланмый. Балкон ишекләрен япканны, тәрәзәдән бераз читләшкәнне көтте. Минем хәйлә корып маташмавыма ышангач кына, канатларын җиңелчә сызгыртып, ипи валчыклары янына очып төште, һәм тагы бер мәртәбә уңга-сулга карангалап алгач, чүпләргә кереште. Бу юлы инде калай аның тырнакларыннан түгел, томшыгы тиюдән яңгырап торды. Әледән-әле пыяла аша өй эченә күз салып алырга да онытмый үзе. Канатларын ипләгән арада, муенын бөгә төшеп, башын болгый-болгый гүя миңа рәхмәтен белдерә. Ипи валчыкларын соңгысына кадәр ашап куйгач, ул янә култыксага барып кунды. Әмма бу юлы инде баягыча аның иң ерак почмагына түгел, якынгарак урнашты. Мин моны аның үзенчә миңа ышаныч белдерүе һәм тагы балконга чыгарга рөхсәт итүе дип кабул иттем. Тулысынча күгәрчен ихтыярына бирелгәнмен, күрәсең, ул теләгәнчә эшләдем дә СКАЧАТЬ