Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 30

СКАЧАТЬ аңлашкандай, иске танышлар буларак, бер-беренә карангалап алдылар. Чемпион тик торган җирендә берөзлексез тынгысызланып тоякларын биетте, ә кола бия исә, сыртындагы малайга нидер әйтергә теләгәндәй, каерылып-каерылып башын болгады, авызлык тимерен чәйнәде.

      – Әйдәү, кузгалдык, егетләр, – диде шунда башына – чигүле кара түбәтәй, өстенә аклы буй-буй күлмәк кигән агай.

      Шуны көтеп кенә торган Фәләхов ике аягы белән берьюлы атының касыгына төртеп куйды һәм, дуамалланып, кинәт йөгәнен уңга, елгыр кола биягә таба тартты. Ярсып алга томырылам дигән бия, каршысында тау булып калыккан чабышкыдан читкә тайпылырга теләп, арткы аякларына үрә басты. Җайдак малай, атын тыя төшәргә чамалап, кинәт бөтен авырлыгын артка ташлады һәм үзен дә белешмәстән, кулына урап тоткан йөгәне-ние белән ат аяклары арасына шуып төште. Ни булганын аңлый да алмый калды ул.

      Чабышкылар артыннан өермә булып тузан гына күтәрелеп калды. Урман каравылчысы малае, күзләренә тулган кайнар тамчыларны яшерә алмый шырык-шырык борынын тартып, кола бия артыннан китеп барды. Авыртудан, сызланудан түгел, шултикле кеше карап торганда ат өстеннән егылып төшү гарьлегеннән иде булса кирәк аның яшьләре.

      Мәйдан күздән югалганчы ат белән малай, сүз берләшкәндәй, иелгән башларын күтәрмәделәр. Бер-беренә карамый гына янәшә атладылар. Яңа гына булып узган күңелсезлектә алар икесе дә кемне дә булса башка берәүне түгел, үзләрен, бары тик үзләрен генә гаепле саный иделәр. Дөньяда көнчелек, мәкер дигән нәрсәләр булуы хакында һәм кайберәүләрнең мин-минлекләренә хуҗа була алмый үзенекен итү, максатына ирешү юлында теләсә нинди чарадан да чирканмый эш итәргә сәләтле икәнлеген башларына да китереп карамадылар. Җәй башының шушы матур иртәседәй чаклары иде ич әле аларның.

      Ушмы суы буйлап салынган киң такыр юлдан түгел, коры елга читләтеп, урманга төбәп китте алар. Чабыштан кайтучы атларга каршы очрамас өчен шулай иттеләр. Узыш дәрте белән онытылып, томырылып чапкан атларны, ат ялына сеңгән җайдакларны күрмәс өчен әллә нигә дә риза иде алар. Бәгырьләренә утырган җәрәхәткә тоз салудан кемгә файда…

      Малай адымнарын тизләтте. Кола бия дә калышмады. Алар һаман, мәйданнан ничек чыгып киткән булсалар, шулай янәшә атлыйлар иде. Атка менеп юыртып китеп бару турындагы уй башына да килеп карамады малайның. Ул да түгел, ат һәм малай икесе берьюлы диярлек артка – су буена таба башларын бордылар. «Тупыр-тупыр» килеп тояклар биешә иде анда. Чабышкылар кайта. Иң алдан, башка атларны ким дигәндә дүрт-биш дилбегә буе ара калдырып, Чемпион томырыла. Мәйданга да аның шулай беренче булып керәчәгенә шик юк. Әнә ич, ничек җиңел чаба – кушаяклары җәядән ычкындырылган укмыни – атлап түгел, очып бара.

      Сабырлыгы җитмәде. Түзә алмады, ахры, елгыр биянең тынгысыз җаны. Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда ул башын югары чөеп кешнәп җибәрде. Аның кешнәү авазы шундый саф һәм эчкерсез иде ки, нигә тиңләргә дә белгән юк. Айлы кичтә вак ташлар өстенә чылтырап аккан чишмә тавышын да, бер гөнаһсыз сабыйның СКАЧАТЬ