Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 27

СКАЧАТЬ гына күтәрелгән диярсең… Ул сүзләр күзләремне, күзне генә түгел, җанымны, күңелне ачып җибәргәндәй итте. Инде көн кичкә авышкан булса да, без утырган аланлык, аланлык кынамы соң, бөтен тирә-як тагы да яктырып, сафланып киткән кебек. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә – аксыл-зәңгәр төскә кергән. Җиләсләнә төшкән. Кошларга җан иңгән. Яфраклар, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшеп-лепердәшеп туймый. Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный. Куак төбендә чабылмыйча калган үләннәр тагы да яшәрә, чәчәкләрнең таҗлары җетеләнә төшкән. Бал кортлары, төклетуралар бии-безелдәшә.

      Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:

      Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы…

Кече Кирмән1986

      Бары тик беренче

      Колга башында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде. Калкулыкның иң югары ноктасына менеп баскан малайлар фуражкаларын чөеп сикергәләргә тотынды: «Атлар килә, атла-а-ар…». Чабыш атлары килгән якка мәйдан сөрлегеп куйды. Халык гөжләргә кереште, ыгы-зыгы килде – аягүрә басып, үрелә-үрелә, үзәнлектән тугайга таба сузылган юлны күзәттеләр. Яшь-җилкенчәк сабырсызланып тау битенә таба йөгереште. Алдан килгән атны һәркемнең беренче булып күрәсе килә иде.

      – Нигә шаулашырга?! Чемпионга җиткән ат тумаган ич әле… – дип, канәгать кенә елмаеп куйды кызыл бәрхет белән ябылган өстәл артына утырган ир-атларның берсе. Үз көенә тыныч кына кымыз капкалап утырган бу кеше чабышкы атлары белән дан тоткан ызандаш, күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов иде. Шуңадыр аның белән сүз көрәштерергә кыючы булмады.

      – Шулайдыр, Чемпионга җиткән булмас, – дип кенә куйды арадан кемдер.

      Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, бик җитди сүз әйтергә җыенганын белгерткәндәй, ул, көрәк кадәр уч төпләрен бер-берсенә ышкып, урыныннан торды.

      – Чемпионны өстерәп йөрмәгәндә дә ярар иде, район Сабантуе алдыннан бер җилләнеп кайтсын гына дидек. – Үзенә кушылучы, аның сүзләрен җөпләп ни дә булса әйтүче булмагач, ул кулын гына селтәде дә янә иркенләп урынына утырды. – Атларда ни аңлыйсыз соң сез?! Атны сайлый һәм карый белергә кирәк шул аны… Яратырга кирәк…

      Аның белән килешми хәле юк иде берәүнең дә, Фәләховка «ат җене кагылган»лыгын яхшы беләләр ич. Баш кагудан битәр нинди чараң булсын.

      Офыкта бермәл тузан гына эленеп торды. Ә бераздан шул тузан өермәсе алдыннан коштай очып килгән ике ат шәйләнде. Мәйданда янә җанлану көчәйде.

      – Син, кем, Мостафа энем, ашыкма әле, – дип бер-бер артлы урыннарыннан күтәрелде моңарчы янәшәдә ипле генә тамак кырып утырган Нурлы Алан аксакаллары.

      – Чебешне, ни бит аны, СКАЧАТЬ